Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Альметьевский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Илмәт балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423619, Республика Татарстан, Елабужский район, село Альметьево, улица Нагорная, дом 10 |
Телефон: | |
E-Mail: | Ds.Almet.Elb@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Альметьевский детский сад" ЕМР РТ |
Руководитель: | Шакирова Сюмбель Фаритовна |
Год основания учреждения: | 1955 |
У нас учатся: | 6 детей |
У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Альметьевский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Илмәт балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
- Сюжетлы- рольле уеннарны яратып уйныйбыз. 30.03.2018
- "Минем илем-минем өем" 22.03.2018 "Минем илем-минем өем" атналыгын йомгаклау итеп балалар белән күмәк эш кисеп ябыштыру эше башкардык. Балалар үзләренең өйләрен дуслары белән берлектә кәгазьгә ябыштырдылар. Бик матур композиция килеп чыкты.
- Саф һавада 21.03.2018
-
Туган көн .
13.03.2018
Бүген безнең туган көн.
Булсын иде ул һәр көн!
Матур бүләк алып килде
Безне котларга һәркем.
Бүген Сафин Радмирның туган көне . Дуслары аларны котлап җырладылар, биеделәр. Бик күңелле ял иттеләр.
-
"Гаилә -гомер бишеге"
07.03.2018
7 нче мартта балалар бакчасында "Гаилә - гомер бишеге" дип исемләнгән бәйрәм узды. Бәйрәмнең максаты балаларда әти-әниләргә карата ихтирам,хөрмәт,ярату хисе тәрбияләү. Ата-аналарның бала алдындагы ролен ныгыту,сәламәт яшәү рәвешен үстерү. Балалар бакчасы һәм гаилә арасындагы элемтәне ныгыту. Күмәк уеннар, жыр-биюләр аша балаларда ижади фикерләү,бердәмлек,дуслык сыйфатлары тәрбияләү.
-
Котлы булсын Яңа ел!
01.01.2018
Сезне Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә яңадан яңа уңышлар, яңа үрләр, яңа куанычлар, яңа булып килгән Яңа елда зур сәламәтлек, бәхет, шатлык телибез. Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. Һәм менә шул бер адымда – әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк. Шулай гына була күрсен. АллаҺ Тәгалә нык сәламәтлек, сабырлык, күңел тынычлыгы насыйп итсен. Ил көннәргә тынычлык бирсен.
Хуш киләсең, Яңа ел!
Бәхет елы булып кил
Кардәш, туган, дусларга.
Телик без теләкләрне
Шушы изге елларга.
Хуш киләсең, Яңа ел!
Төкле аягың белән,
Яңа ел!!! Хезмәттә уңышларыгыз зур булсын, шатлык, бәхет юлдаш булсын.
- Хуш киләсең, Яңа ел! 29.12.2017 Бакчабызда Яңа ел бәйрәме уздырылды. Тәрбияче балаларга төрле уеннар уйнатты, җырлар , биюләр башкардылар. Кыш бабай, Кар кызы, Төлке, Куян, Тиен килгәч бәйрәм тагын да ямьләнеп китте. Балалар бик матур итеп бәйрәм иттеләр.
-
Кыш бабай һәм кар кызы.
28.12.2017
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире,
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине.
Кыш бабайны зарыгып көтеп алабыз. Ә ул безгә капчыгын алып, Кар кызын, атны ияртеп күптән ишек төбенә килеп баскан инде. Һәр ел саен яңа елны кар сыннарын әвәләп каршы алабыз. Көннәр салкын, буранлы дип тормадык, бакчабыз яны матур, балаларга күңелле булсын өчен кар сыннарын тырышып әвәләдек.
-
Бәхет-шатлык алып кил син, Яңа ел!
27.12.2017
Ап-ак мамык кар ява,
Акка төреп дөньяны.
Бүген безне үз янына
Яшел чыршы җыйнады.
Без килдек бүген монда
Яңа ел бәйрәменә,
Яшел чыршы тирәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Кыш бабайны балалар түземсезләнеп көтте. Аюлар урман аланындагы юлны кардан чистартты, убырлы, шүрәле белән очраштылар. Аларның биремнәрен үтәп, Кыш бабай белән Кар кызын каршы алдылар. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеп тә күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр өләштеләр.
-
Бигрәк матур төймә бу! Әйдәле тотып карыйк.
27.11.2017
Балаларның кул чуклары күнегүләре аша сәламәтлекләрен ныгыту,психологик халәт тудыру; уеннар аша логик фикерләү сәләтләрен үстерү; уеннарга кызыксыну хисе тәрбияләү.