• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ для детей дошкольного и младшего школьного возраста«Татарско-Безднинская начальная школа- детский сад» Дрожжановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Татар Бизнәсе башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422491, РТ, Дрожжановский район, село Татарская Бездна, ул. Гагарина, д 32
Телефон: +7(843)-743-15-13
E-Mail: Statbez.drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарско-Безднинская начальная школа - детский сад"
Руководитель: Айнутдинова Лилия Ахмедулловна
Год основания учреждения: 1928
У нас учатся: 5 обучающихся, 2 воспитанника
У нас учат: 7 учителей

Новости МБОУ "Татарско- Безднинская начальная школа-детский сад"

Каникуллар күңелле үтте

Опубликовано: 11.11.2013

         Без 7 ноябрь көнне 3-4 сыйныф укучылары белән район мәдәният йортына Экологик-мәдәният  әйләнә-тирәне   саклау елына багышланган  фотокүргәзмәгә     экскурсиягә бардык.  Күргәзмәдә кулдан ясалган эшләр һәм фотокүргәзмә оештырылган иде.  Укучылар күргәзмәдә куелган фотолар һәм кулдан ясалган әйберләр күреп, пластик шешәләрдән, стаканнардан, шешә капкачларыннан әйберләр ясап булуына тагын бер кат ышандылар.  Күргәзмә бик ошады. Фотокүргәзмәдә  үзебезнең авылдагы   Кыпыр бабай чишмәсе һәм кар ьер сүрәтләре дә куелган.  Күргәзмәдән соң балалар китапханәсенә бардык. Китапханәчеләр балаларны каршы алып китаплар белән таныштырдылар. Татар, чуваш, рус телендә балаларга бик матур, завык белән бизәлгән китаплар  тезелгән. Уку залында  укучылар белән  сорау-җавап формасында уен оештырылды. Сораулар бик кызыклы иде.  Балалар тырышып җавап бирделәр.

“Туган як” музеена кердек.  Анда безнең якларда миллион еллар элек мамонтлар яшәгән икәнлеген  сөйләделәр.  Мамонт калдыклары табылган, музейга куелган.  Элеккеге һәм хәзерге  акчаларны чагыштырып күрсәттеләр.  Якташ язучылар, артистлар, танылган шәхесләр турында  сөйләделәр. Таныш артистларны табу уены үткәрелде. Икенче бүлмәдә  музей экспонатлары белән таныштык. Хәзерге һәм элеккеге техниканың аермасы, аның үсеше турында сөйләнде. Монда беренче телефоннар, зур компьютерлар     белән таныштырдылар. Балалар бу экскурсиядән канәгать калдылар.                              

 



К списку новостей