• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ для детей дошкольного и младшего школьного возраста«Татарско-Безднинская начальная школа- детский сад» Дрожжановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Татар Бизнәсе башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422491, РТ, Дрожжановский район, село Татарская Бездна, ул. Гагарина, д 32
Телефон: +7(843)-743-15-13
E-Mail: Statbez.drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарско-Безднинская начальная школа - детский сад"
Руководитель: Айнутдинова Лилия Ахмедулловна
Год основания учреждения: 1928
У нас учатся: 5 обучающихся, 2 воспитанника
У нас учат: 7 учителей

Новости МБОУ "Татарско- Безднинская начальная школа-детский сад"

Мин татaрча сөйләшәм

Опубликовано: 23.03.2011

"Мин татарча сөйләшәм "  акция

Татар теле – дуслык теле!

          Казандагы яшьләр оешмасы инициативасы белән оештырыла башлаган “Мин татарча сөйләшәм!”акциясе бүгенге көндә күп кенә белем бирү оешмаларында. Мәктәпләрдә үткәрелеп килә. Укучыларның татар телендә аралашуга игътибарын арттыру. Милли бәйрәмнәре белән танышуга юнәлтелгән мондый чараларны үткәрүдә укытучыларга еш кына балалар үзләре дә ярдәм итәләр. Күңел биреп оештырылган акциянең нәтиҗәсе дә үзен озак көттерми.

           Берничә ел рәттән безнең мәктәп “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә катнашып, күрше чуваш авылы балалары белән үткәрелгән чараларда җиңүчеләр рәтенә кердек. Казан шәһәренә баруга ирештек. Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләндек, логотип төшерелгән футболкаларга ия булдык. Бу традицияне дәвам итеп, без Матак урта мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрдек. Балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, очрашуга 5-6 сыйныф укучыларын чакырдык.

           Очрашу чарасы ике өлештән торды. Аның беренче өлешендә мәктәп белән таныштырдык, татар теле кабинетында Тукай елы һәм тел мәсьәләсенә кагылышлы әңгәмә үткәрелде. Чуваш балаларының татар телен камил белмәгән, яисә аерым сүзләрне табуда кыенлыклар кичергән укучыларга кечкенә сүзлекләр, логотиплар бүләк иттек. Ә икенче өлешендә без чуваш балаларын татар халкының гореф – гадәтләре, милли бәйрәмнәре белән таныштыруны максат итеп куйган идек. Шуңа күрә, икенче өлешен Нәүрүз бәйрәме белән дәвам иттек.  Балалар бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштылар, үзләре дә ярышларда, уеннарда катнаштылар.

            Минемчә, әлеге чара балаларның күзаллавын киңәйтүдә зур роль уйнады. Бәйрәм ахырында барлык укучылар белән бергәләп карачкы яндырдык. Барлык укучылар да карга боткасыннан авыз иттеләр, коймак белән чәй эчтеләр.

            Бу чара чуваш балалары өчен бик тә зур эчтәлекле бәйрәм кичәсенә әверелде, чуваш балалары да Нәүрүз турында шигырьләр укыдылар, үткәрелгән чарага карата үзләренең фикерләрен татар телендә әйттеләр.

             Киләчәктә дә татар телен тагын да кызыксынып өйрәнү өчен, укучыларны тагын да күбрәк җәлеп итәр  өчен, мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде. Бу чаралар татар телен тагын да яхшырак өйрәнергә этәргеч булып торыр. Татар теленә карата булган карашыбыз тагын да уңай якка үзгәрер иде.           



К списку новостей