МБОУ «Шланговская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы «Шланга гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422474,РТ,Дрожжановский район,с.Шланга,ул.Ленина,д.26 |
Телефон: | +7(843)-753-91-18 |
E-Mail: | Ssng.Drz@tatar.ru, shlanga2015@yandex.ru. |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шланговская сош" |
Руководитель: | Мухаметзянова Лейсан Фаузельзяновна |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 64 учащихся |
У нас учат: | 21 учителя |
Новости Шланговской средней школы
День пожилых.Өлкәннәр көне
Опубликовано: 03.10.2014
Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.
1 октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә төрле елларда эшләп лаеклы ялга чыккан апа-абыйлар өчен бәйрәм кичәсе үткәрелде. Өлкәннәребез өчен укучылар көче белән бәйрәм конерты әзерләнде. Хөрмәтле ветераннарыбыз үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, хәзерге укучыларның җылы, якты, мөлаем укытучыларының кадерен белеп ныклы белем алуларын теләделәр.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
К списку новостей