МБОУ «Шланговская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы «Шланга гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422474,РТ,Дрожжановский район,с.Шланга,ул.Ленина,д.26 |
Телефон: | +7(843)-753-91-18 |
E-Mail: | Ssng.Drz@tatar.ru, shlanga2015@yandex.ru. |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шланговская сош" |
Руководитель: | Мухаметзянова Лейсан Фаузельзяновна |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 64 учащихся |
У нас учат: | 21 учителя |
Новости Шланговской средней школы
Без Тукайны укыйбыз
Опубликовано: 27.04.2021Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Әле беренче класста укырга өйрәнгәндә үк укучылар, бөек шагыйрь белән бергә:И, туган тел, и, матур тел, әткәм-әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы! –дигән юлларны бөтен ихласлары белән кабатлыйлар. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа.
Тукай эзләре буйлап барырга уйласак, без иң беренче итеп Әтнәдән 10 километр ераклыкта урнашкан Кушлавыч авылына барып чыгар идек. Бик күп башка татар авылларыннан бер ягы белән дә аерылмый кебек ул Кушлавыч. Ләкин авылның һәрбер почмагы, су буйлары, тау башында үсеп утырган каеннары, таллары, шомыртлары һәм усаклары, кыскасы, башка урында, башка вакытта бер дә күңелләрне дулкынландырмастай нәрсәләр монда йөрәккә бөтенләй башкача тәэсир итә. Чөнки монда - Кушлавычта, 1886 елның 26 апрелендә татар халык шагыйре – Габдулла Тукай туган. Мэктэп укучылары даими рэвештэ китапханэдэ Тукай экиятлэрен,шигырьлэрен укыйлар.
К списку новостей