Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Староишлинская средняя общеобразовательная школа" Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, РТ, Дрожжановский район, д. Старые Ишли, ул. Центральная, д. 16 |
| Телефон: | +7(843)-753-07-03 |
| E-Mail: | Ssi.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староишлинская СОШ" |
| Руководитель: | Нигманова Милауше Иргизовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 13 обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
школьные новости
Ветераннар белән очрашу
Опубликовано: 14.02.2012
13 февраль көнне хезмәт ветераны белән очрашу булды. Бүген 6 сыйныф укучылары аеруча дулкынландылар, чөнки бүген алар ветеран белән очрашачаклар.
Безнең Иске Ишле авылы үзенең ветераннары белән горурлана, чөнки алар сугыш чорында тылда колхозның барлык авыр эшен башкарганнар: сугыш чорында барлык хезмәт балалар, хатын-кызлар, картлар кулына кала. Гөлзәям апаның яшь чагы сугыш вакытына туры килә. Ул эшкә уңган, һәрбер эшне чиста, пөхтә итеп башкара. Җир сукалау, ашлык чәчү, аны җыеп алу, фронт өчен бияләйләр бәйләү, авылда ялгыз калган картларга булышу, урман кисү кебек эшләрнең барысын да эшләргә туры килә аңа. Күпме сулар аккан, күпме еллар үткән, Гөлзәям апа бүген дә матур, яшьләрчә җитез, йортындагы һәрбер эшен үзе башкара. Ул: "Балаларым, сугышлар булмасын иде, җир йөзендә һәрвакыт тынычлык яшәсен иде, - дип елмаеп балаларны озатып кала. Кадерле ветераннарыбыз озак яшәгез! Сезнең авыр сугыш чорында күрсәткән хезмәтегез безнең өчен үрнәк.
К списку новостей










