МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422472, РТ, Дрожжановский район, с. Нижний Каракитан, ул. Школьная, дом 1 |
Телефон: | |
E-Mail: | Marsovskiy.ds@tatar.ru, uzel62@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Марсовский детский сад» |
Руководитель: | Газизова Гузалия Харисовна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 12 |
У нас учат: | 1 |
Новости МБДОУ «Марсовский детский сад»
мы в музее школы
Опубликовано: 01.11.2013Шәрәф абый Мөдәриснең туган көне уңаеннан бакчада тәрбияләнүче балалар мәктәп музеенда булдылар. Рәфәгать Бариевич мәктәп тарихы белән кыскача таныштырды. Музейда Шәрәф абый истәлегенә багышланган почмак зур урынны алып тора.
Шәрәф Мөдәрис 1919 елның 1 ноябрендә хәзерге Татарстанның Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне үз авылында ала, җидееллык мәктәпне күрше Мунчәли авылында тәмамлый һәм 1935 елда Казанга килеп, педагогика институты каршындагы рабфакка укырга керә. Аннары ике еллык укытучылар институтында укый. 1933 елдан ук шигырьләре белән матбугатта күренә башлаган Ш.Мөдәрис студентлык чорында аеруча дәртләнеп иҗат итә.1937 елда ук инде “Үскәндә” исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дә шушы чорда башлана. 1941 елда аның тәрҗемәсендә чуваш әдәбияты классигы Константин Ивановның атаклы “Нарспи” поэмасы басылып чыга.
1941 елда Ш.Мөдәрис Кызыл Армия сафына алына. Шул ук елның җәендә Смоленск өлкәсендә барган канлы сугышларның берсендә Ш.Мөдәрис яраланып, контузия ала һәм Мәскәү госпиталенә озатыла, аннан сәламәтлеген ныгыту өчен Казанга һәм туган авылына кайта. 1942 елда ул яңадан сугышка китә, минометчы-солдат булып Төньяк – Көнбатыш фронтында сугыша, шул ук фронтта татар телендә чыга торган “Ватан өчен” газета редакциясендә хәрби корреспондент булып хезмәт итә.1944–1945 елларда Ш.Мөдәрис бу эшен “Җиңү байрагы”, “Фронт хакыйкате” исемле фронт газеталарында дәвам иттерә. Ш.Мөдәриснең бу чор поэтик иҗатының да төп эчтәлеген тәшкил итә. “Тупчы Ваһап” (1943) исемле күләмле эпик поэмасында шагыйрь үзе аралашып яшәгән гади совет кешеләренең хисләрен, сугыштагы батырлыкларын, аларның гуманизмын, фашизмга үтергеч нәфрәтләрен тасвирлый.
Армиядән кайткач, төрле газета редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1956 елда ул М.Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.
Әдип зур күләмле поэмалар, шигъри повестьлар яза, лирик һәм публицистик шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре, хикәяләр һәм памфлетлар иҗат итә, матбугатта халыкара темаларга үткен эчтәлекле мәкаләләр бастыра. Татар поэзиясендә беренчеләрдән булып, ул сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен язып күрсәтә. Шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли.
Шәрәф Мөдәрис шигъри талантының ачылып җиткән чорында, 1963 елның 28 апрелендә вафат була.
К списку новостей