МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422472, РТ, Дрожжановский район, с. Нижний Каракитан, ул. Школьная, дом 1 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Marsovskiy.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Марсовский детский сад» |
| Руководитель: | Газизова Гузалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Асфалька рәсемнәр ясадык 01.06.2019
1 июнь көнне - Халыкара балаларны яклау көне 1949 елдан дөнья күләмендә бик зурлап уздырылып килә. Бу көнне дөньяның төрле почмакларында балалар өчен бәйрәм тантаналары, концертлар, конкурслар үткәрелә. Без балалар аз һәм кече яштәгеләр булуга карап асфальтта акбур белән рәсем ясарга булдык. Балалар үзләренчә буядылар, сыздылар. Аларның ясаган рәсемнәренә карап күңелдә төрле фикерләр туа. -
Көрәш 30.05.2019

Мәктәп спорт мәйданчыгында татарча көрәш түгәрәге буенча еллык эшләгән эшләренә нәтиҗә ясадыр. Бик күңелле күренеш карадык.
-
Мәктәп бакчасында 29.05.2019
Балалар белән мәктәп бакчасына экскурсиягә чыктык. Яшелчә түтәлләренә чәчелгән яшелчәләр белән таныштык. Яшелчәләргә су сибү өчен кое бар икәнлекне белдек. Теплица ни өчен кирәк икәнлекне аңлаштык. Бик кызыклы сорауларга җавап биреп бетергесез. -
Олы юлда 28.05.2019
Балалар белән олы юлда юл транспорты хәрәкәтен күзәттек. Юлда сак булырга икәнлекне ачыкладык.Торам урам чатындаЯк- ягыма каранып,Ничек кенә урамныЧыгыйм икән аркылы?Машиналар урамныңКилә ике ягыннан,Чыксаң әгәр каршына,Эләгерсең астына. -
бакчада чыгарылыш кичәсе 27.05.2019
Бу нинди матур кичә?Бу нинди шатлык бүген?Бумы? Иң истәлеклеТантаналы көн бүген!Гади бәйрәм түгел бүген,Ул гомергә бер килә.Бүген безнең бакчабызгаДуслар, туганнар килә.
Бакча белән саубуллашу көне.Ул гаҗәеп моңсу, сагышлыШундый көн бу - олы бәйрәм үзеҮзгәртә дә куя язмышны. -
Мәктәптә соңгы коңгырау 25.05.2019
Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,Хис ташкыны дулый күкрәктә.Остазларның моңсу карашларыОзату сүзен яза йөрәккәХәерле юл! Хәерле юл сезгә, дуслар!Максатларга барып җитегез!Ашкынганда гомер юлларыннанЯзмышны да узып китегез!Хәерле юл! Ярты юлда юллар өзелмәсен,Хәерле юл сезгә, хәерле.Бәхет үзе түгел, җирдә бәхетЭзләүчеләр безгә кадерле! Хәерле юл! -
Ясалган манту нәтиҗәләре 24.05.2019

Бүген балалрга ясалган мантуны тикшерделәр. Балалар барысы да бик шатланып кулларын күрсәтәләр. Берсеннән берсе үздырып сораулар яудыралар.
-
Бизәнәбез 23.05.2019

Бакчада бәйрәм якынлаша, Ә кызларыбыз бәйрәмгә әзерләнә. Чәч рәтләү уены балаларга бик ошый. Матур итеп сөйләшергә, бер -берсенә сораулар бирергә, гомумән аралашырга өйрәнәләр.
-
катнаш дәрес 21.05.2019

Балалар бакчасында төрле яшьтәге балалар бер үк эш белән шөгыльләнә алмый, ләкин барысына да эш табарга, кызыктырырга, тынычлыкны сакларга кирәк. Бертөрлесе яза, икенчеләре буяу белән эшли, кечкенәләре пластилин белән маташа.
-
кызыклы күренеш 20.05.2019

Табигать үзенекен итә. Менә нинди үзенә күрә кызыклы күренеш. Ачылган чәчәкләр янында балалар җылы киемнәрдән.






