МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422472, РТ, Дрожжановский район, с. Нижний Каракитан, ул. Школьная, дом 1 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Marsovskiy.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Марсовский детский сад» |
| Руководитель: | Газизова Гузалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 1 |
МБДОУ «Марсовский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2020
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә балаларның әтиләре дә килде.Бәйрәм барышында балалар әтиләрен котлап шигырь сөйләделәр, җырладылар, хәрби биюләр башкардылар. Бәйрәмдә әтиләр хәрби темага җырладылар, балалары белән биеделәр, төрле биремнәр үтәделәр. Бәйрәм күңелле үтте.Тыныч булсын ил-көннәр,Кояш нурларын сипсен.Безнең һәрбер көннәребезӘтиләр белән үтсен. -
21 февраль - халыкара туган тел көне. 21.02.2020
Туган тел көне уңаеннан, бакчабызда кечкенә чара үткәрдек, балалар туган тел,туган ил турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.Татар теле – минем туган телем,Атам-анам гомер иткән тел!Бала чактан бишек җыры җырлапТатар халкын кеше иткән тел! -
Тыл ветераннары белән очрашу. 17.02.2020
Сугыш бетеп, 75 ел узса да, без сугыш һәм тыл ветераннарын онытмыйбыз.Ветераннар, ветераннарСезгә хөрмәт, ихтирамнар,Сез булганга матур булып,Тыныч булып ата таңнар. -
Муса Җәлил иҗатын өйрәнәбез. 15.02.2020
Бүген татар халкының бөек улы Муса Җәлилнең туган көне. Шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштык.Муса Җәлил җирдә аз яшәде.Күпне күрде, күпне кичерде!Йөрәк утын сүнмәс ялкын итеп,Мәңге сүнмәс җырга күчерде. -
Әтиләргә бүләк. 12.02.2020
Тиздән 23 февраль җитә, Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Әтиләрне котлар өчен бүләк ясый башладык.Нәни кулларыбыз белән,Тик сезгә диеп кенә.Әзерлибез бүләкләрКүп көч куеп менә. -
Танк рәсеме ясау. 07.02.2020
Балаларга танк турында төшенчә бирелде, хәрби техника турында әңгәмә үткәрелде. Рәсем дәресендә танк рәсемен ясарга өйрәндек. Балалар үрнәккә карап, танк ясадылар, Соңыннан танкны буярга өйрәнделәр. Кайбер балаларга индивидуаль ярдәм күрсәтелде. -
Тәгәрәтеп ак карны... 03.02.2020
Ап-ак кына, йомшак кынаКар явып киткән кичтән.Мондый матур, йомшак карныБез көткән идек күптән.Җыелып җепшек карданКар бабай ясап куйдык.Матурлап аның күзләрен,Авызын хәтта уйдык. -
Кошлар кышын. 14.01.2020
Урамда карлы , салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып , адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр.Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра.Таш атма кошларга, атма син.Кошлар бит - дусларыңБуранлы кышлардаЯрдәм ит, аларны сакла син. -
Саф һавада рәхәт! 11.01.2020
Саф һава тәнгә дәва дип,Белми әйтми өлкәннәр.Шат күңелле була беләСаф һавада йөргәннәр.Саф һава рәхәт суларгаКөч, куәт, дәрман керә.Һавасыз һич яшәп булмыйМоны һәммәбез белә. -
Исәнме, Яңа ел! 27.12.2019

Тышта нурлы, күңелле,
Җиргә ап-ак кар ятты.Җырлап, биеп каршылыйбыз,Яңа ел таңы атты.Шатланабыз сөенәбез,Зурлыйбыз яңа елныЯңа елда яңа утларЯктыртсын яңа юлны.






