• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ «Отдел образования Исполнительного комитета Дрожжановского муниципального района РТ»

Визитная карточка

Адрес: 422470, Республика Татарстан, Дрожжановский муниципальный район, ул. Центральная, д 14 а
Телефон: +7(843)-752-23-51
E-Mail: Roo.Drz@tatar.ru; drojjanoeooik@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Отдел образования Исполнительного комитета Дрожжановского муниципального района РТ»
Руководитель: Халиуллов Газинур Фиалитович

Новости ОО ИК

Регионара түгәрәк өстәл

Опубликовано: 20.03.2023

2023 нче елның 20 нче мартында Чүпрәле муниципаль районы Иске Ишле урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” уңаеннан “Туган ягымның асыл ташлары алар” дип исемләнгән регионара түгәрәк өстәл булып үтте.

  Бу чарага кунакка Чуаш Республикасының Озын  куак һәм Татар Согыты авылларыннан да татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән укучылар да килгән иде.

   “Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге” эш планы нигезендә үткәрелгән түгәрәк өстәлдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән укучылар Чүпрәле районы күренекле шәхесләре – язучылар, шагыйрьләр, театр артистлары, җырчылар, гармунчыларның тормышы һәм иҗат юлларына багышланган чыгышлар ясадылар. Рафаэль Ильясов, Шәрәф Мөдәррис, Рушания Арсланова, Рафаил Сираҗи, гармунчы Аббазов Иршат Сөләйман улы, Закиров Иршат Заир улы һәм башка танылган якташларыбыз турында тыңлап  рухи сандыгыбызны тагын да  баетырга мөмкинлек бирелде.

  Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Чүпрәле хатын-кызларының XIX йөз урталарына кадәр киелгән һәм үз төбәге үзенчәлекләрен эченә алган борынгы кием-салымнары да тәгъдим ителде.Биредә “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы”на багышланган бик матур күргәзмә дә оештырылган.

  Шулай ук Чуаш Республикасыннан килгән милләттәшләребез дә үзләренең якташ шагыйрь һәм язучылары белән таныштырып киттеләр. Үз төбәге өчен горурлыгы булган бу шагыйрьләрнең китапларын да тәкъдим иттеләр.Түгәрәк өстәл артында фикер алышу,тәҗрибә уртаклашу, күргәзмәләр, тәрбияви чаралар милләттәшләребезнең күңеленә хуш килде. Татарлар кайда гына яшәсәләр дә, тарихи ватаннары итеп Татарстанны сайлыйлар. Татарстан-уртак йортыбыз, безне туган татар телебез, әдәбиятыбыз, татар язучыларыбыз берләштерә. Шул йортта дус яшәргә язсын!

  Үз төбәгебездәге күренекле шәхесләрне, аларның иҗатын,халкыбызның күңел бизәкләрен саклап калу, бүгенге көндә безнең олы бурычыбыз булып тора.Киләчәктә дә мондый чаралар булып торсын иде.

 



К списку новостей