МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Әлифба бәйрәме.
Опубликовано: 11.03.2026 Әлифба бәйрәме – мәктәп елларында истә кала торган иң тәүге бәйрәмнәрнең берсе. Бүген безнең мәктәбебездә дә “Әлифба бәйрәме” үткәрелде. Беренче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмгә урман җәнлекләре дә килгән иде.Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Алар, “Белем иле”нең «Әлифба», «Азбука», «Математика» һ.б. тукталышларында булып, төрле- төрле биремнәрне дә башкардылар. Шул рәвешле алган белемнәрне кабатладылар һәм гомумиләштерделәр.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, "2"ле алмаска, "4"-"5"кә генә укырга, туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр.
Ә без беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
К списку новостей










