МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Бүген – Халыкара туган телләр көне.
Опубликовано: 21.02.2026 21нче февраль - Халыкара туган тел көне ЮНЕСКО карары буенча 1999 елның ноябрь аенда игьлан ителә. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21нче февралендә тантаналы рәвештә билгеләнеп үтелә. Әлеге Халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерү максатыннан уздырыла һәм елдан – ел үзенең даирәсен киңәйтә бара, мәктәпләрдә әлеге уңайдан төрле чаралар уздырыла. Шул уңайдан безнең мәктәбебездә дә “Газиз телем” дип исемләнгән кичә оештырылды. Кичә барышында укучылар татар, рус һәм чуваш телендә шигырьләр сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр, җырладылар, уеннар уйнадылар. Кичә Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Туган телебезне саклау - бүген һәммәбез алдында торган иң зур бурычларның берсе. Туган телгә бер генә көн түгел, бөтен гомер бирелергә тиеш. Безнең тел үле тел түгел ул. Ул - яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, сөйләшергә тиешбез. “Бүген минем туган телем үлә икән, мин үләргә әзер иртәгә”, - дигән шагыйрь Рәсүл Гамзатов. Татар теле ул – безнең киләчәгебез. Ул яшәсә, татар дигән милләт тә яшәр!
Туган тел дигән күңел кыңгыравыбыз мәңге чыңласын!
К списку новостей










