• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

ҖИҢҮ КӨНЕ — ОЛЫ БӘЙРӘМ!

Опубликовано: 08.05.2025

     Җиңү көне- олы бәйрәм бүген! 
    Җиңүчене данлый илебез! 
     Канын коеп, гомерен биргәннәрне,
     Онытырга тиеш түгел без, 
     Онытырга тиеш түгелбез!
     Яшь аралаш елмаеп бәйрәм итә торган Җиңү көне якынлаша. Дистәләгән еллар дәвамында Җиңү көне иң зур, иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Русия тарихында бу үзенчәлекле көн – Бөек каһарманлык көне, Ватанны саклаган кешеләрнең батырлыгы һәм кыюлыгы символы.   Сафлары елдан-ел сирәгәя барган ветераннарыбызны тагын да кадерли, җиңү һәм тынычлык хакы турында кабат уйландыра торган көн бу. 
9 Май - Җиңү көне уңаеннан, безнең Алимов Зариф исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә  бәйрәм митингы үтте. Анда мәктәп укучылары, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, укытучылар һәм килгән кунаклар катнашты.
Чараны мәктәп директоры Шамил Мөбәрәкҗан улы Абдрахманов алып барды. 
– Бүгенге матур тормыш өчен безнең бабаларыбыз кулларына корал алып сугышка киткән, гомерләрен кызганмыйча утка, суга кергәннәр. Аларның исемнәре үлемсез! – дип чыгыш ясады ул. 
 Митингта Бөек Ватан сугышы чорында Яңа Кәкерле авылы халкының үлемсез батырлыгы турында тарих укытучысы Илнур Заһир улы Закиров доклад белән чыкты.
Бәйрәмдә район вәкиле Исламетдин Шакирҗан улы Низамов, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Усман улы Мөхәммәтҗанов, авылыбызның имам хатыйбы һәм Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимовның туганнан туган энесе Рамил Рафыйк улы Алимовлар чыгыш ясадылар һәм бәйрәм белән котладылар. Озак еллардан бирле район үзәгендә яшәп, шунда хезмәт итүче Чүпрәле районы электр челтәренең өлкән инженеры Радик Зәки улы Сафин да чарада катнашты. Ул  туган авылын һәм үзенең авылдашларын һич тә онытмый. Бүген дә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткәндә, кәрҗин тулы тере чәчәкләр белән авылга кайтты.
Ерак араларны якын итеп кайткан  Чебаксар шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Измайлов Равил Халим улы да үзенең чыгышында рәхмәт сүзләрен әйтеп, изге теләкләрен җиткерде, уңышлар теләде.
 Чара укучылар һәм укытучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты белән дәвам итте. Әдәби-музыкаль монтаж бәйрәмдә катнашкан һәр кешенең күңеленә бик хуш килде.
Митинг барышында Бөек Ватан сугышында һәлак булган Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимов истәлегенә куелган бюстка венок һәм чәчәкләр салынды.
Бәйрәм ветераннар хөрмәтенә әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.



К списку новостей