• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

Бәйрәм бүген!

Опубликовано: 26.04.2025

  26 апрельдә Татарстан Республикасы Туган тел көнен һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуны билгеләп үтә.
Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. “Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…”– дип язган шагыйрь. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә дә ят була.
Бүген бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне, Туган тел көне! 
Шул уңайдан, балаларда  Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан,   мәктәбебездә “Бәйрәм бүген!” исемле чара үтте. Чара барышында шагыйрьнең балачак елларыннан алып, гомеренең соңгы көннәренә кадәрге тормыш юлы, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге кабат күз алдыннан кичерелде. Укучылар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырларны тыңладылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. 
Бәйрәм бик эчтәлекле һәм кызыклы үтте, күмәкләшеп, «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды..
Кыска гына гомер кичерсә дә, Тукай гаять зур мирас калдырган, аның шигырьләре туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт белән сугарылган. Тукай – безнең рухыбыз, теләгебез, тарихыбыз! Аның иҗаты безгә туганлыкны, милләтнең мәңгелек кыйммәтләрен өйрәтә. Бүген дә аның сүзләре күңелләрдә яши, киләчәк буыннарга юл күрсәтә.



К списку новостей