• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

Татар халык ашлары.

Опубликовано: 24.04.2025

  Татар халкына милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар. Аларның үзенчәлеге халык тормышының иҗтимагый, икътисадый, табигый шартларына һәм  аның этник тарихына да бәйле.
  Татарларның матди һәм рухи мәдәнияте, шул исәптән аларның ашлары да, төрки кабиләләрнең Болгар йорты чорындагы этник үзенчәлекләрен саклап калган.
Ләкин татар халкының милли ашлары үз этник традицияләре нигезендә генә үсмәгән, аңа күрше халыкларның —руслар, мари,удмурт һ. б., шулай ук Урта Азия халыкларының, аеруча үзбәк һәм таҗикларның ашлары йогынты ясаган. Башка халыкларга хас ашларны әзерләү, азыкларның төрләрен ишәйтү татар ашларының төп этник үзенчәлекләрен үзгәртмәгән.
  Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә дә бәйле. 
Татар халкы элек-электән иген иккән, терлек асраган. Табигый, халык күбрәк он, ярма кебек азыклар белән тукланган, ә XIX гасыр азагында, XX гасыр башында бәрәңге күбрәк кулланыла башлаган. Яшелчә үстерү һәм бакчачылык, игенчелек белән чагыштырганда, азрак урын алып торган. Иген игү белән беррәттән, татарлар терлекчелек белән дә бик күптәннән шөгыльләнгән.
Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәк-чәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар. 
Туган тел атналыгы кысаларында, укучыларны татар халкының милли ризыклары белән таныштырып, аларның төрләрен билгеләп, татар халык ашлары аша тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга карата ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан, бүген “Татар халык ашлары” – темасына сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Чарада укучылар үзләре пешереп килгән милли ризыкларыбыз турында сөйләделәр, пешерү алымнары белән таныштырдылар.



К списку новостей