МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 11 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Каләм һәм штык белән.
Опубликовано: 24.04.2025 Туган тел атналыгы кысаларында, Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, дәһшәтле сугыш чорында язучыларның иҗади эшчәнлеге, сугышчан юллары турында мәгълүмат бирү максатыннан, Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларына багышлап «Каләм һәм штык белән» исеме астында дәрес үткәрелде.
Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, татар язучылары да немец басып алучыларына каршы сугышка китә. Алар кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә явыз дошманны җиңү өчен көрәшәләр, сугышның беренче көннәрендә үк фашизмга нәфрәт белән сугарылган әсәрләр иҗат итәләр. Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту өстендә даими эш алып баралар.
Фронтовик язучыларның һәм шагыйрьләрнең күбесе сугыштан туган илләренә әйләнеп кайтмыйлар. Җиңү көнен үзләренең гомерләре бәрабәренә якынайталар. Ил тарихына үзләренең исемнәрен язып калдыралар.
Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт!
Ә безнең бурычыбыз – аларның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.
К списку новостей