МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 11 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
"Иң тәрбияле укучы".
Опубликовано: 27.03.2025Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә Советлар Союзы Герое Алимов Зариф исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе белән авылыбыз мәчете үзара нык элемтәдә торып эшлиләр. 2023-2024 нче уку елы башында ук авылыбыз мәчете үзенең премиясен булдырган иде. Һәм ул һәр чирек саен иң тәрбияле укучыларны бүләкләп килә. Бүген изге Рамазан аеның соңгы көннәрендә мәчетебезнең имам- хатыйбы Рамил хәзрәт Алимов мәчет картлары (Хайруллин Марс, Зиннатуллин Марс) белән берлектә "Иң тәрбияле укучы" номинациясендә 3 нче сыйныф укучысы Камалова Динәгә премия тапшырдылар. Соңыннан һәрбер укучыга Ураза гаете сәдакасы тараттылар. Аллаһы тәгаләнең ризалыгы өчен булсын!Рәхмәт яусын! Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, гел матур гамәлләр кылып яшәргә язсын сезгә, хөрмәтле авылдашлар!
К списку новостей