• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

Соңгы кыңгырау.

Опубликовано: 24.05.2024

Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,
Соңгы тапкыр дәшә дәрескә…
Соңгы кыңгырау... Мәктәп елларына бәйле бу бәйрәмнең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!
Соңгы кыңгырау бәйрәме олы тормышка юлланучы кичәге укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур, тынгысыз, соклангыч һәм шул ук вакытта сынаулар белән тулы, җаваплы булачагын искәртеп тора кебек. Соңгы тапкыр яңгыраган кыңгырау чыңы  укытучылары, сыйныфташлары, туган мәктәбе белән хушлашу авазыдай булып тора.
Күркәм традиция буенча, 24 нче майда барлык мәктәпләрдә дә Соңгы кыңгырауның моңлы тавышы чыңлады. Бу көнне Советлар Союзы Герое Алимов Зариф исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә 9 нчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
 Мәктәп директоры Шамил Мөбәрәкҗан улы Абдрахманов күркәм бәйрәм белән котлап, укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр адресына йөрәк түреннән чыккан ихлас теләкләрен юллады, уку алдынгыларына, Бөтенрусия, республика, зона, район конкурслары, предмет олимпиадалары, ярышлар һәм төрле иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларга Мактау грамоталары, Дипломнар тапшырды.
Бәйрәм барышында теләкләр бер-бер артлы яуды.
Район вәкиле Чүпрәле муниципаль районы Хакимияте башлыгы ярдәмчесе Бахитов Рамиль Рафик улы тормышта уңышларга ирешер өчен иң мөһиме  - белем һәм тырышлык кирәклеген билгеләп, алда торган тормыш “киртәләрен” сабырлык белән үтәргә, каушамаска һәм бертуктаусыз алга омтылырга өндәде.
Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Усман улы Мөхәммәтҗанов үз чыгышында чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар теләде, тормыш сынаулары алдында югалып калмаска чакырды.
Бәйрәмдә озак еллар районыбыз хакимиятендә җитәкче вазифаларда намуслы хезмәт иткән, 16 ел  Бөтендөнья татар конгрессының Чүпрәледәге җирле бүлекчәсе җитәкчесе булган  зыялы якташыбыз, берничә китап авторы, Чүпрәле районы энциклопедиясен төзүче автор, шагыйрь һәм композитор, туган як тарихын өйрәнүче һәм актив җәмәгать эшлеклесе, “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале иясе, Зәки Нури премиясе лауреаты, Чүпрәле районының почетлы гражданины Иршат Заһир улы Закиров та катнашты. Ул уку елы башында үзенең шәхси премиясен булдырган иде һәм ел барышында алдынгы укучыларга шушы премиясен тапшырып килде. Бүгенге бәйрәмдә дә Иршат Заһир улы уку алдынгыларына Грамоталар һәм премия тапшырды, башка укучыларны да бүләксез калдырмады.
Бәйрәмгә шулай ук авылыбыз мәчетенә йөрүче мөхтәрәм бабайларыбыз һәм абыйларыбыз да килде. Мәчетебезнең имам- хатыйбы Рамил хәзрәт Алимов мәчет исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм иң тәрбияле укучыга үзләренең шәхси премиясен тапшырды, укучыларның һәммәсенә бүләкләр бирде.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына шулай ук сыйныф җитәкчеләре Миләүшә Фарук кызы һәм Гөлинә Кәбирҗан кызы да үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр.
Әти- әниләр үз чыгышларында укучыларга иң изге теләкләрен әйттеләр, мәктәп администрациясенә, укытучылар коллективына рәхмәтләрен белдерделәр.
"ТНВ" медиахолдингының федераль һәм Мәскәү хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча генераль директоры урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Дина Газалиева белән КФУ профессоры, академик, педагогик фәннәр докторы Әнвар ага Хуҗиәхмәтовларның һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты эксперты, ветеран укытучы, Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Шәрибҗанова Нурия Таһир кызы белән авылдашыбыз Татарстан Республикасының Халык артисты ИлСафларның видео аша котлаулары бәйрәмебезне тагын да ямьләндерде. Рәхмәт барысына да! > Иван Владимирович: Соңгы кыңгырау бәйрәме җыр-моң дулкыны белән үрелеп барды. Тантананың төп геройлары әти-әниләренә, укытучыларына рәхмәт сүзләрен күңел түрләренә үтеп керердәй шигырьләре һәм җырлары аша белдерделәр.  Һәр чыгыш кунакларның күңелендә якты һәм җылы эз калдырды.
 Соңгы кыңгырау — барлык мәктәп бәйрәмнәренең иң дулкынландыргыч, онытылмас бәйрәме. Һәм бу бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары хәтерендә мәңге сакланыр! Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезгә күңел күтәренкелеге, оптимизм, үз-үзегезгә ышаныч, иҗади илһам, якты киләчәк һәм уңышлар гына телибез! Хәерле сәгатьтә! Хәерле юлга!



К списку новостей