МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 11 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Эшлекле киңәшмә.
Опубликовано: 23.04.2024Бүген 2024 нче елның 23 нче апрелендә Советлар Союзы Герое Алимов Зариф исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә Чүпрәле муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында эшләүче туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучыларының “Сөйләм культурасын һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүдә туган тел һәм әдәбият дәресләренең әһәмияте” темасы буенча муниципаль методик берләшмә утырышы булды. Утырышта “Милли йолалар һәм традицияләрне замана буынына тапшыру үзенчәлекләре” темасына чыгыш ясалды; “Туган телдә заманча белем бирү системасы: төрлелек һәм мөмкинлекләр” исемле мастер класс күрсәтелде. Район мәгариф бүлеге методисты Алсу Аделҗан кызы Тумакова 2023-2024 нче уку елы барышында олимпиадаларда, бәйге һәм конференцияләрдә яулаган уңышларга нәтиҗә ясады, алда башкарылачак эшләр белән таныштырды. Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел (татар теле) һәм әдәбият укытучысы Гөлинә Кәбирҗан кызы Вилданова үткәргән “Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!” исемле сыйныфтан тыш чара кунакларга да, укучыларга да бик ошады.
К списку новостей