МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 11 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Тел- безнең гомер юлдашыбыз.
Опубликовано: 21.02.2024 21 февраль-Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7 меңгә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә менә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Безнең туган телебез - татар теле- ЮНЕСКО тарафынннан бөтендөнья халыкара аралашу теле буларак 14 телнең берсе. Бу - туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
Халыкара туган тел көне уңаеннан мәктәбебездә “Тел- безнең гомер юлдашыбыз” исемле бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмнең төп максаты - Халыкара туган телләр көне турында мәгълүмат алу гына түгел, ә балаларны төрле милләтләр белән тыныштыру, аларның күп төрлелегенә игътибар бирү, телләрне кече вакыттан үк өйрәнүгә кызыксыну уяту; күп милләтле Республикабызда туган телебезгә ихтирам, мәхәббәт хисе аша һәр халыкның теленә мәхәббәт хисе тәрбияләү иде.
Бәйрәмнең беренче өлешендә укучылар туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, сорауларга җаваплар бирделәр. Ә икенче өлешендә исә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлинә Вилданова белән берлектә укучылар халкыбызның "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Бәйрәмебез “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
К списку новостей