МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 11 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Мәктәп олыларны онытмый.
Опубликовано: 23.01.2024Ничә көн буе безнең авылда гына түгел, бөтен әйләнә - тирәдә өзлексез кар яуды, туктаусыз буран ыжгырды. Юлларны, ишегалларын кар күмеп китте. Өлкән яшьтәгеләр өчен карның күп явуы уңайсызлыклар да тудырды. Аларның күбесенең сәламәтлеге какшаган, балалары читтә яшәү сәбәпле, көрт арасыннан сукмак ерып кына йөрергә мәҗбүр. Мәктәп олыларны онытмый, алар турында һәрвакыт кайгырып, булышып тора. Бүген, көн аязытып җибәргәч, мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары, укытучылар Абдрахманов Рамил һәм Шумилов Иван Владимирович белән берлектә, ялгыз яшәгән әби-бабайларның ишегалларыннан карларын көрәп, юллар ясадылар. Авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир улы туып - үскән йорт алдын да кардан чистартып кайттылар .
К списку новостей