МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 11 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Игътибар- балалар!
Опубликовано: 26.05.2023 Уку елы тәмамланып, җәйге каникуллар башланган вакыт - урамнарда хәрәкәтнең аеруча көчәйгән чоры. Бу исә машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә юл йөрү кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре каникуллар вакытында балалар, яшүсмерләр арасында профилактик эшчәнлекне көчәйтүне алгы планга куя. Чөнки бу вакытта балаларның һәлакәтләргә юлыгу очраклары ешая.
Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү максатыннан Республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе старт алды. Шушы уңайдан укучыларның җәйге каникуллары алдыннан “Игътибар балалар” оператив-профилактика чарасы кысаларында, ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре мәктәпләрдә әти- әниләр һәм укучылар белән очрашулар үткәрәләр. Шундый чара бүген безнең Алимов Зариф исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә үтте. Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча әйдәп баручы белгеч - инспекторы Елена Николаевна Ахмукова әти – әниләр белән очрашты һәм әңгәмә үткәрде.
Профилактик әңгәмә барышында юлларда үз-үзеңне имин тоту буенча инструктаж үткәрелде, балалар катнашында булган аварияләрнең төп сәбәпләре турында мәгълүмат бирелде. Караңгыда урамда йөргәндә киемгә яктылык кайтаргыч элементлар тагуның зарурлыгы, автомобильдә барганда иминлек каешларының һәрвакыт эләктерелгән булырга тиешлеге, 14 яше тулмаган балаларга велосипедта урамның машиналарның йөри торган өлешенә керергә ярамаганлыгы, юл билгеләренә һәрчак игътибар итәргә кирәклеге аңлатылды, тормыштан мисаллар китерелде һәм видеоролик та күрсәтелде.
К списку новостей