МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 11 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Бөек Җиңүнең 78 еллыгы.
Опубликовано: 08.05.2023 Бөек Ватан сугышы - ХХ гасырның иң фаҗигале, зур кайгы-хәсрәт китергән дәһшәтле вакыйгасы. Сугыш беткәнгә 78 ел үтсә дә, ул салган яра һәм җәрәхәт күпләрнең йөрәгендә әле һаман төзәлми, әле дә әрни. Яу кырына биш йөздән артык ил сакчысын озаткан Яңа Кәкерле авылы батырлар истәлеген кадерләп саклый. Бөек Ватан сугышында ятып калган һәм җиңеп кайтканнарның исемнәре мәңгелек! Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган “Җиңү кайтавазы- мәңгелек!” исемле тантаналы чара авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир улы хөрмәтенә куелган бюст янында үтте. Мәктәп директоры Абдрахманов Шамил Мөбәрәкҗан улы митингны ачып җибәрде, килгән һәрбер кешене бәйрәм белән котлады. “1945 елның язында яуланган Җиңү бәйрәменнән дә зур бәйрәм юк. Бөек Ватан сугышы һәркем күңелендә җуелмас эз калдырды. Сугыш елларында Ватаныбыз бәйсезлеген саклап көрәшкә күтәрелгән халкыбызның батырлыгы үлемсез! Без ул еллардагы истәлекләрне кадерләп сакларга, буыннан буынга тапшырырга тиешбез. Бүгенге бөек бәйрәмдә өч буын вәкилләре – сугыш чорында үз- үзләрен аямыйча хезмәт иткән тыл ветераннары, әфган сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядән кыска сроклы ялга кайткан егетләребез катнаша. Без сезнең белән чиксез горурланабыз! Рәхмәт Сезгә!”- дип тәмамлады ул үзенең чыгышын.
Чарада район вәкилләре: Низамов Исламетдин Шакирҗан улы белән Сафин Радик Зәки улы, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтҗанов Радик Усман улы, әфган сугышы ветераннары Садыков Илдар Инар улы, Махмутов Илдус Нургали улы, Хайруллин Илдар Иниятулла улы, махсус хәрби операциядән ялга кайткан Ахметзянов Илүс белән Зиннатуллин Марат катнашты. Килгән кунаклар үзләренең чыгышларында ветераннарны бәйрәм белән котлап, авылдашларга сугышта күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре өчен тирән рәхмәтләрен белдерделәр. Илдә тынычлык өчен хәрби бурычын үтәүче солдатларга, гаиләләренә изге теләкләрен җиткерделәр. Бер минут тынлык белән яу кырында ятып калган батырларны искә алып, Герой бюсты каршына венок һәм чәчәкләр куйдылар. Укучылар көче белән хәзерләнгән тирән эчтәлекле әдәби- музыкаль монтаж исә чарада катнашкан һәммә кешенең күңеленә үтеп керде, Җиңү бәйрәмен тагын да ямьләндереп җибәрде.
Тантананың икенче өлеше мәктәпнең Җиңү паркында дәвам итте. Анда мәктәп директоры Абдрахманов Шамил Мөбәрәкҗан улы җитәкчелегендә әфганчылар, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр һәм район вәкилләре "Туя" агачлары утырттылар.
Бәйрәм чарасы әфганчы ветераннарыбыз тарафыннан хәзерләгән мул өстәл артында “Солдат боткасы”н ашап, тәмле чәйләр эчеп тәмамланды.
К списку новостей