• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!

Опубликовано: 27.04.2023

  Сугыш тәмамлануны санаучы еллар саны арткан саен, арабызда әлеге Бөек Җиңүне якынайткан сугыш ветераннары, тыл ветераннары саны кими бара. Кызганычка каршы, авылда сугыш ветераннары калмады. Әмма район җитәкчелеге фронтка Җиңү көнен якынайтырга ярдәм итеп лаеклы өлеш керткән тыл хезмәтчәннәрен онытмый.

  Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан , Россиянең  һәм Татарстанның  барлык төбәкләрендәге кебек  үк, Алимов Зариф исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә сугыш чорының авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән тол хатыннар һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашу үтте. Очрашуга шулай ук махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан авылдаш егетебез Әхмәтҗанов Илнурны да чакырдык. Бәйрәм тантанасына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Халитов Тәлгать Әхмәтсафа улы, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтҗанов Радик Усман улы килде. Алар үзләренең чыгышларында изге теләкләрен һәм чиксез рәхмәтләрен әйттеләр, зур бәйрәм- Бөек Җиңү көне белән котладылар.Татарстан Республикасы Рәисе һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы исеменнән тол хатыннар һәм тыл хезмәтчәннәренең һәркайсына чәчәкләр, котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар, түшләрен георгий тасмасы белән бизәделәр. Батыр егетебез Илнурга, аның әти- әнисенә аерым рәхмәт сүзләре әйтеп, тиз арада исән- имин килеш бөтенләйгә әйләнеп кайтуын теләделәр. Мәктәп директоры Абдрахманов Шамил Мөбәрәкҗан улы үзенең чыгышында авылдашлары, аларның тиңсез хезмәте һәм батырлыгы белән горурлануын белдерде. Илнурга, әнисе Алсуга мәктәп коллективы исеменнән бүләкләр тапшырды. Ул үзенең сүзен: “Сугыш уты белән үрелгән язмышлар беркемне дә битараф калдырмый, тыныч тормыш өчен күп көч куйган ветераннарга рәхмәтебез чиксез! Илдә тынычлык булсын!”- дип тәмамлады.

   Очрашуның икенче өлеше мул итеп әзерләнгән табын артында үтте. Бәйрәмгә килүче авылдашлар хөкүмәтебез һәм район җитәкчеләренә, авыл җирлеге башлыгы Р.У.Мөхәммәтҗановка, мәктәп директоры Ш.М.Абдрахмановка, мәктәп коллективына, алар алдында тирән эчтәлекле шигырь һәм җырлар белән чыгыш ясаган укучыларга үзләренең җылы сүзләрен, чиксез рәхмәтләрен әйттеләр.



К списку новостей