• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

Туган телем - газиз телем!

Опубликовано: 21.02.2023

 Туган тел... Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, ”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Татар теле –ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Шушы бәйрәм уңаеннан мәктәбебездә, туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне максат итеп, «Туган телем- газиз телем» дип аталган чара үткәрелде. Укучылар укытучылар белән бергәләп туган телебез турында  рус һәм татар, чуаш һәм ингуш телләрендә  матур итеп әңгәмә кордылар,  шигырьләр сөйләделәр һәм төрле уеннарда катнаштылар. «Мәкаль әйтәм, дәвам ит», «Уйла һәм әйт» уеннары,  аеруча да кызыклы булды.
Чарада мәктәп директоры Абдрахманов Шамил Мөбәрәкҗан улының туган тел турында  ясаган чыгышы, баянда «Туган тел»не уйнавы һәм аны бергәләп башкару һәркемнең күңеленә хуш килде. Соңыннан Халыкара туган тел көненә багышланган видеофильм күрсәтелде.               Туган телебезне саклау - бүген һәммәбез алдында  торган иң зур бурычларның берсе. Туган телгә бер генә көн түгел, бөтен гомер бирелергә тиеш. Безнең тел үле тел түгел ул. Ул - яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, сөйләшергә тиешбез.



К списку новостей