• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

Совет гаскәрләренең соңгы сугышчыларына 34 ел.

Опубликовано: 15.02.2023

 1989 елның 15 февралендә  совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды, һәм бу көн илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Быел шушы тарихи вакыйгага 34 ел тулды.
Әфганстан сугышы безнең авылны да читләтеп үтмәде. Авылыбызның 10 егете- Хайретдинов Мирфан, Хайруллин Газинур, Махмутов Илдус, Сафин Шәүкәт, Хайруллов Альберт, Хайруллин Илдар, Садыков Илдар, Сафин Зөфәр, Ахметзянов Ханиф, Залялетдинов Ринат- әфган сугышы ветераннары. Әфганстанда хезмәт  итеп исән-сау әйләнеп кайткан Хайруллин Газинур, Хайруллов Альберт инде  мәңгелек йортта.  Ә калган солдатларыбыз исән-сау илнең төрле почмакларында яшәп яталар. Аларны “әфганчылар”, “ әфган егетләре”  дип атыйбыз. Тикмәгә генә шулай  әйтмиләр. Чөнки алар туган илгә кайткач та  “әфган  егетләре”  булып калдылар. Алар  утны-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып,  биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмиләр. Мәктәптә үткәрелгән чараларда актив катнашып, үзләренең хәләл көчләре белән тапкан малларыннан өлеш чыгарып, ел саен укучыларга бүләкләр ясыйлар. Мәктәптә үткәрелгән "Әфганстан- йөрәк ярасы" исемле  бүгенге чарада әфган сугышы ветераны Махмутов Илдус үзенең сугышчан дуслары, авыр сугыш юллары  турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Ул шушы сугыш чорын искә алып, укучыларны һәм мәктәп коллективын солдат боткасы белән сыйлады.Чарада Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Усман улы Мөхәммәтҗанов катнашты.



К списку новостей