МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 11 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Соңгы звонок.
Опубликовано: 24.05.2022 Соңгы звонок, соңгы чыңлау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрләрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән!
Бүген районыбызның һәр мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлый, тантаналы линейкалар үтә. Мәктәпне тәмамлаучы укучылар яраткан укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткереп, мөстәкыйль тормышка киңәш-фатихаларын ала. Соңгы кыңгырау" бәйрәме- көтеп алына торган, күзләрне яшьләргә чылата торган һәм гомер буе онытылмый торган бәйрәм.
Безнең Алимов Зариф исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы өчен дә шулай бу. Ике укучысын олы тормыш юлына озата мәктәп. Тынгысыз иртә, чәчәкләр "диңгезе", укучылар, әти-әниләр, дулкынланулар... һәм саубуллашу. Кадерле укучылар! Ак алъяпкычлар, ак күлмәкләрегезнең аклыгы гомергә юлдаш булсын! Ак юллар сезгә!
К списку новостей