МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 11 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
" Туган телем- гөлем".
Опубликовано: 22.02.2022Туган тел атналыгы кысаларында, туган телебезгә карата укучыларда мәхәббәт тәрбияләү, милли үзаң, горурлык хисләре булдыру максатыннан, 5-7 нче сыйныфларда китапханәче Д.Вилданова һәм педагог- оештыручы Р. Абдрахманов " Туган телем- гөлем" исемле дәрес- әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында укучылар телебез тарихын искә төшерделәр, яңалыклар белән таныштылар. Ә 8-9 нчы сыйныфта "Эш күрсәткән ирне ил онытмас" исеме астында батырлык дәресе үтте. Ул М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган иде. Укучылар "Моабит дәфтәрләре" нең язылу һәм басылу тарихы белән таныштылар, шушы китапларга кергән шигырьләрне укыдылар, җәлилчеләр турында презентация карадылар.
К списку новостей