• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

Бөтендөньяны берләштергән бәйрәм

Опубликовано: 08.05.2019

Ярларына сыеша алмыйча аккан ташкынны хәтерләтүче Үлемсез полк, хәтерләрне яңартучы җыр – музыка, йөрәкләрне тетрәндергән легендар Левитан тавышы һәм Җиңү салюты –барысы да Бөек бәйрәмнең төп күренешләре.

Үлемсез полк ташкынының бер кечкенә агымыдай,  без дә ,ягъни мәктәп коллективы, укучылар, авыл яшьләре дә шул агымга кушылдык. Әтиләребезнең,бабаларыбызның,авылдашларыбызның фотосурәтләрен күтәреп урамнан үтү бездә әйтеп бетермәслек горурлык хисләре тудырды.

Бәйрәм тантанасы авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир улы бюсты каршында  дәвам итте. Тантанага  күп  кунаклар килгән иде.

 Бәйрәмне  мәктәп директоры Шамил Мөбәрәкҗан улы Абдрахманов ачып җибәрде. Ул сугышта катнашкан мәрхүм әтисен, мәрхүм булган авылдаш сугыш ветераннарын искә алып, аларның һәркайсы хакында матур истәлекләрен җиткерде.Сугыш китергән югалтуларның никадәр зур булуына мисаллар китереп, бу афәтне кабат булдырмау өчен һәркемнең  үзеннән өлеш кертергә тиешлегенә басым ясады. Үз чиратында, Яңа Ишле җирле үзидарә башлыгы Радик Усман улы Мухаметзянов сугыш һәм тыл ветераннарына, авыл халкына район башлыгы Марат Ринат улы Гафаровның  котлау сәламен җиткерде.

 Тантанада укучыларның матур чыгышлары һәркемнең күңелендә якты истәлек калдыргандыр дип әйтәсе килә.

 Бөек Җиңүнең 74 еллыгы да матур хәтирәләр калдырып үтеп китте.   Алда матур эшләр, тыныч көннәр, аяз күк йөзләре өмет итеп, киләсе бәйрәмнәр дә шундый матур итеп үтәр дигән өметтә калабыз.



К списку новостей