• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33
Телефон: +7(843)-753-08-46
E-Mail: Snk.Drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З."
Руководитель: Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович
Год основания учреждения: 1978
У нас учатся: 11 учащихся
У нас учат: 9 учителей

Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

Районыбыз мәктәпләрендә бу көннәрдә шаулап- гөрләп студентлар белән очрашулар үтә.

Опубликовано: 04.02.2019

Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә.

                                                                  Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар,

                                                                   Канат ярган туган ояны.

                                                                   Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,

                                                                   Мәктәпкә  дип килдек без тагын...

 

    Районыбыз мәктәпләрендә бу көннәрдә шаулап- гөрләп студентлар белән очрашулар үтә. Безнең Алимов Зариф Закирович исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем  бирү мәктәбе дә бу чарага ныклап әзерләнде. Мәктәп укучылары алдан ук һәр студент белән элемтәгә чыгып, алар турында тулы мәгълүматлар тупладылар, шигырьләр, җырлар өйрәнделәр.

    Бәйрәм шимбә көнне, ягъни  2 нче февральдә,  мәктәпнең актлар залында үтте. Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим. Килгән кунакларыбыз арасында мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган, бүгенге көндә үзләре сайлаган хезмәтләренең  чын осталары булып өлгергән төрле һөнәр ияләре һәм югары  уку йортларында белем алучы студентларыбыз да бар  иде. Һәр студент үзе укыган уку йорты  һәм  үзенең белгечлеге турында сөйләде, уку йортына керү өчен булган кагыйдәләр белән  таныштырды. Үзләренең буш вакытларын файдалы итеп үткәрүләре, ягъни төрле түгәрәкләргә йөрүләре, спорт ярышларында  катнашулары турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләп үттеләр.

  Бәйрәм җыр- бию, уен- ярышлар  белән бергә үрелеп барды. Бу очрашу укучылар һәм студентларда бары җылы хисләр, онытылмас хатирәләр генә калдырды дип әйтәсе килә.



К списку новостей