МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 11 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Онытылмый ветераннар!
Опубликовано: 08.05.2018
Картаймагыз әле, ветераннар!
Картаймагыз әле, әй тынгысыз җаннар!
Бүген безнең авылыбыз уртасына урнашкан Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимов бюсты янында 9 май – Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы митинг узды.
Митингта Яңа Кәкерле төп мәктәбе директоры Ш.М. Абдрахманов, район вәкиле Алимов Надир Давлетшин улы, Яңа Ишле авылы җирлеге башлыгы Р.У. Мухаметзянов, кайткан кунаклар, авылдашлар чыгыш ясады.
Сугыш фаҗигаларын онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Фронтка китүче авылдашларыбызның яртыдан артыгы чит-ят җирдә ятып калды. Ләкин авылыбызның горурланып сөйләрлек батыр уллары халык күнелендә мәңге саклана. Кызганычка каршы, ветераннар сафы, тыл батырларының сафы елдан – ел сирәгәя бара. Бүгенге көндә авылда бары тик бер генә сугыш ветераны – Залалетдинов Фатыйх абый гына исән. Аларның гомерләрен озайтасы иде, сафларын шул килеш саклыйсы иде.
Мәктәп укучылары да ветераннарга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, аларга үзләренең олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Бәйрәм мәктәп бакчасында- әкият дөньясында – сый тулы чәй өстәле артында дәвам итте.
К списку новостей