МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 11 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Нәүрүз − төрки халыкларының кышны озату, язны каршылау бәйрәме.
Опубликовано: 21.03.2018Нәүрүз − төрки халыкларының кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Ул 21-22 нче мартта уза. «Нәүрүз» сүзе фарсы теленнән алынган, «яңа көн» дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә. Урта, Кече Азия илләрендә бу көнне Яңа елны каршылыйлар. Иран, Әфганстан һәм башка кайбер илләрдә ул дәүләт бәйрәме итеп кабул ителгән. Биредә ул язны каршылап, язгы кыр эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме.
Нәүрүзне безнең татар халкы да бәйрәм итә. Бүген бездә укытучылар,укучылар “Нәүрүз” бәйрәмен билгеләп үттек. Бәйрәмдә шигырьләр сөйләдек, җырладык һәм презентация карап үттек. Нәүрүз бәйрәменә кагылышлы бик күп мәгълүмат тупладык.Соңыннан кайнар коймак белән чәй эчтек. Шулай итеп, безнең халкыбыз ял да итә, тырышып эшли дә белә икән.
К списку новостей