• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечекурская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422483, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Нижнее Чекурское, ул. Дорожная, д. 8
Телефон: +7(843)-753-31-95
E-Mail: shiga.Drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнечекурская сош"
Руководитель: Шигабутдинова Айслу Ринатовна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 53 учащихся
У нас учат: 17 учителей

Новости Нижнечекурской средней школы

Тукай безнең күңелләрдә.

Опубликовано: 24.04.2015

Татар поэзиясендә аерым бер урынны зур талант иясе, күренекле шәхес – Г.Тукай алып тора. Аның мирасы хәзер дә үзенең актуальлеген саклый; яшь буынны интернационалистик рухта тәрбияләү эшенә хезмәт итә. Бүгенге кешелек җәмгыяте прогресс юлында яңа үрләр яулый. Аңа сабырлык, төгәллек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары хас, шуңа да аның иҗаты игътибарга, хуплауга, өйрәнүгә лаек.

Тукайның балачагы Арча районының бик матур урынында – Кушлавычта башланып китә. Казан арты авылларының җанга рәхәт бай табигате, тәмле сулы чишмәләре бәләкәй Тукай күңелендә онытылмас тирән эз калдыра һәм шагыйрь бу якты хатирәләрне үзенең үлемсез шигырьләренә сала. Ул иҗатында туган якны, табигать күренешләрен өйрәнүгә дә зур әһәмият бирә. Мәсәлән, аның “Туган авыл”, “Туган җиремә” кебек шигырьләрендә чагылдырыла.

Талантының икенче шарты – белемгә омтылудыр. Ул яшьтән үк ятим кала. Шуңа күрә дә бик нечкә күңелле, кешегә карата җылы хисле кеше бул

Тукай- балаларның үз шагыйре. Ул аларның телләрен, уй фикерләрен, ниятләрен, эчке дөньяларын аңлый, аларча сөйләшә иң әхәмиятлесе алар дөньясында, тирәсендә яши алган. Тукай дөньяны да, табигатьне дә, табигать күренешләрен дә сабыйлар карашы, сабыйлар акылы белән күзәтә белгән. Тукай үз әсәрләрендә балаларга үгет- нәсихәт укымый, андый булмагыз, мондый булыгыз дип чакырмый, ә укучыларына уйларга, ишеткәннәренә һәм күргәннәренә карата үз мөнәсәбәтен тудырырга урын калдыра.Тукай шигырьләрендә патриотик тәрбия зур урын алып тора.

     Әйе, халкыбыз үзенең сөекле улын һич тә онытмаячак, чөнки аны-Тукайны онытырга мөмкин түгел.Менә быел да без Тукайның 129 еллыгын зур хөрмәт белән искә алабыз. Шушы уңайдан мәктәбебездә “Тукай безнең күңелләрдә” исемле кичә уздырдык. Кичәдә балалар бик теләп катнаштылар. Тукай шигырьләрен укып, аның әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ә 6 нчы сыйныф укучылары : Садыкова Рәзидә, Забирова Лилия һәм Бдиева Эльмира Тукайга багышлап үзләре иҗат ткән шигырьләрен укып безне таң калдырдылар. Укучыларыбыз арасында шундый шигъри күңелле балалар булганга без бик шатландык. Киләчәктә аларга уңышлар теләп калабыз.

    Шагыйрь үзенең шигырьләре әкиятләре аша сабыйларны туган телне, туган якны яратырга. Аның табигатенең гүзәллеген күрергә, аңа хозурланырга, аны сакларга. шигырләрендә тасвирланган табигать күренешләре аша күзәтүчәнлек тәрбияли, бай мәгълүмәт бирә.

     Кечкенәдән белем алырга , эш сөяргә, олыларга мәрхәмәтле, кечеләргә шәфкатьле булырга өйрәтә.

 



К списку новостей