Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнечекурская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422483, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Нижнее Чекурское, ул. Дорожная, д. 8 |
Телефон: | +7(843)-753-31-95 |
E-Mail: | shiga.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижнечекурская сош" |
Руководитель: | Шигабутдинова Айслу Ринатовна |
Год основания учреждения: | 1936 |
У нас учатся: | 53 учащихся |
У нас учат: | 17 учителей |
Новости Нижнечекурской средней школы
“Җәлил укулары” беренче Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабы
Опубликовано: 24.11.201823 нче ноябрьдә районыбызда “Җәлил укулары” беренче Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Анда балалар бакчалары сабыйлары, мәктәп укучылары катнашты.
Әлеге чараны уздыруның төп максаты - Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М. Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.
Бәйге түбәнгәдәге номинацияләр буенча үткәрелде:
· М.Җәлил әсәрен татар телендә башкару
· М.Җәлил әсәрен рус телендә башкару
· Җәлил турында
· Сынлы сәнгать
Чарада 48 бала катнашты. Иң кечкенә катнашучыга 6 яшь кенә булса, иң өлкәненә 16 яшь иде. Һәр катнашучы үлемсез батырның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләргә тырышты.
Мәртәбәле жюри һәр чыгышны игътибар белән бәяләп, яшь аермалыклары буенча җиңүчеләрне билгеләде.
Безнең укучыбыз Фахрутдинова А. (5нче сыйныф) “М.Җәлил әсәрен татар телендә башкару” номинациясендә җиңүче булды.
Җиңүчеләргә махсус әзерләнгән дипломнар, катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Җәлил мирасы татар шигъриятен безнең илдә генә түгел, дөньякүләм танытуга зур өлеш кертте. Аның батырлыгы татар халкының батыр, каһарман, кыю һәм үлемсез булуын тагын бер кат дәлилләде.
Җәлил гомере җырга әверелде. Яшәү, Көрәш, Батырлык турындагы мәңгелек җыр ул хәзер! Ул җыр безгә тыныч кына яшәргә, битараф булырга ирек бирми; безне янарга, дөрләргә өйрәтә, халыклар бәхете өчен көрәшкә өнди.
Киләчәктә дә без укучыларыбызның күңелендә патриотик рух - герой-шагыйрь М.Җәлил рухы сүнмичә януын, батырларыбыз белән горурланып, аларга алмаш булып үсүләрен теләп калабыз.
К списку новостей