Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большецильнинская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Хакимова Исмагила Кабировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422461, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Большая Цильна, ул. Советская, д. 18 / Татарстан Республикасы, Чүпрәле районы, Зур Чынлы авылы, Совет урамы,18 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-753-86-44 |
E-Mail: | Sbc.Drz@tatar.ru, bcilna@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Большецильнинская СОШ» |
Руководитель: | Азмуханова Рамзия Иршатовна |
Год основания учреждения: | 1922 |
У нас учатся: | 25 учащихся |
У нас учат: | 15 учителей |
Новости школы.
Студентлар белән очрашу
Опубликовано: 29.01.2016Мәктәп... һәркем өчен дә изге булган сүзләрдер бу, мөгаен. Чөнки бу тормышта һәркем мәктәп дигән олы тормыш баскычын уза. Балалык, яшүсмер еллары, беренче тәҗрибә туплау чоры да шушы мәктәп вакытына туры килә. Инде мәктәптәге вакытны күңелле һәм нәтиҗәле итеп үткәргән кешеләр олы тормыш юлына аяк басканда да югалып калмыйлар, үз сукмакларын, үз юлларын таба алалар. Чөнки мәктәптә алган белем һәм тәрбия инде синең гомерлек юлдашың, маягың, нигез ташың булачак.
Кем булырга, нинди һөнәр сайларга, укырга кая барырга. Бу сораулар зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче һәр өлкән сыйныф укучысын борчый. Һәркем үзенә ошаган һөнәрне һәм белгечлекне сайлый.
Бүген безнең мәктәптә студентлар белән очрашу кичәсе узды. Кичә түгәрәк өстәл артында сөйләшү рәвешендә оештырылды. Очрашуның төп максаты: студентларның үзләре укыган мәктәпкә килү, аны күрү, дуслары белән аралашу мөмкинлеге тудыру гына түгел, ә югары сыйныфта укучы укучыларга азмы-күпме киләчәкләрен күзалларга ярдәм итү, һөнәр сайлаганда югалып калмас өчен киңәшләр алу, шулай ук теге яки бу уку йорты, аңа керү шартлары турында мәгълүмат ишетү иде.
К списку новостей