Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староромашкинская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Иске Роман урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422970, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Старое Ромашкино, ул. Центральная, д. 32А/1 |
Телефон: | +7(843)-423-10-25 |
E-Mail: | SSrom.Ctp@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Староромашкинская СОШ" |
Руководитель: | Сабитов Роберт Шафигулович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 31 ученика / 31 укучы/из них иностранных граждан 0 |
У нас учат: | 11 учителей/ 11 педагогик хезмәткәр |
Новости / Яңалыклар
последний звонок
Опубликовано: 18.05.2011
Соңгы кыңгырау ул, мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәренең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле мәктәпләре, якын укытучылары белән хушлашу авазы.
24 май . Һәр ел саен без бу көнне шатлыклы да, күбрәк моңсу да булган бәйрәмебезне билгеләп үтәбез. Менә 11 ел үтеп тә киткән. Дәресләр башка беркайчан да булмаячак. “Беркайчан да” дигән сүз әллә ничек сәер ,шомлы яңгырый. Бар да булачак: институт, гаилә, балалар, эш. Тик мәктәп һәм балачак кына булмаячак. Нәкъ менә моннан 11 ел элек иң беренче мәртәбә мәктәпкә сумкаларын асып килгән сабыйлар өчен соңгы кыңгырау үзенең тәүге авазын яңгыратыр.
Күбрәк моңсу дибез, чыннан да , бәйрәмнең төп геройлары өчен ул күбрәк моңсу бәйрәм. Мәктәп дуслар, яраткан укытучылары белән ничек саубуллашасын алар әле күз алдына да китерә алмыйлар. Әлеге соңгы кыңгырау чыңы аларны гомер буена озата килер, күңелләрнедә сакланыр. Чөнки әлеге аваз аларга зур тормыш башлануын хәбәр итәр.
Менә алар үсеп буйга җиткән, ләкин әле һаман да сабый булып тоелган балалар.
Шайхутдинова Эльвина Фәнис кызы , Муртазин Ильнур Мансур улы, Мифтахова Альбина Илгизәр кызы, Садыков Илфат Наил улы, Гафиатуллина Элина Рафаэль кызы, Сабитова Динара Фәнис кызы.
Хәерле юл сезгә, укучылар!
Максатларга барып җитегез
Ашкынганда гомер юлларыннан
Язмышны да узып китегез!
Хәерле юл!
К списку новостей