Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староромашкинская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Иске Роман урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422970, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Старое Ромашкино, ул. Центральная, д. 32А/1 |
Телефон: | +7(843)-423-10-25 |
E-Mail: | SSrom.Ctp@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Староромашкинская СОШ" |
Руководитель: | Сабитов Роберт Шафигулович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 31 ученика / 31 укучы/из них иностранных граждан 0 |
У нас учат: | 11 учителей/ 11 педагогик хезмәткәр |
Новости / Яңалыклар
День родного языка
Опубликовано: 21.02.201321 нче февраль - Халыкара туган телләр көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан 21 нче февральдә Иске Роман урта мәктәбендә “Туган телем-иркә гөлем” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте.
Җыр-бию, нәфис сүз, тел турында шигырьләр, җырлар, мәкальләр бәйгеләре кызыклы булды. Кичә “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
18 нче февральдә башлангыч класс укытучылары Хамзина Г.Р. һәм Хамзина Р.М. 2-4 нче сыйныфларда грамоталы матур язу үткәрделәр.
19 нче февральдә 7-8 нче сыйныфлар арасында "Телен белгән ил ачар” дигән темага КВН үтте.
20 нче февральдә китапханәче Мифтахова Р.С. 5-6 нчы сыйныфлар өчен мәктәп китапханәсендә "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!” дигән әдәби кичә үткәрде.
Классларда тематик сыйныф сәгатьләре булды:
5 нче сыйныфта класс сәгате викторина формасында "Иле барның теле бар” (Кл.җитәкчесе З.Г. Салахова) үтте.
6 нчы сыйныфта авылдашыбыз Галимова Саниянең шигырьләр җыентыгын презентацияләү булды. Җирле шагыйрәнең иҗаты белән класс җитәкчесе Р.Р.Закирова таныштырды. Авторга укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
7 нче сыйныфта "Тел – халыкның көзгесе” дигән темага әңгәмә үткәрелде. (Кл.җитәкчесе Р.Г.Нуртдинов)
8-9 нчы сыйныфларда "Тел – милләтнең таныклыгы” темасына багышланган класс сәгате якташ язучы Гаяз Исхакыйның 135 еллыгына багышланган иде. Укучылар әдипнең милләтебез азатлыгы өчен алып барган эшчәнлеге белән таныштылар. (Кл.җитәкчеләре Р.Р.Гизатуллина, Г.Н.Заббарова)
10-11нчы сыйныфларда "Тел язмышы – милләт язмышы” дигән темага диспут оештырылды. (Кл.җитәкчеләре Р.К.Билалова, И.К.Садыйков)
Укучылар 21 февраль - Халыкара туган телләр көне буларак барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Туган телгә багышланган әлеге чараларда сүз телгә, сүзгә карата , hәркайсыбыздагы гамьсезлектән арыну хакында барды.
К списку новостей