Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староромашкинская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Иске Роман урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422970, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Старое Ромашкино, ул. Центральная, д. 32А/1 |
Телефон: | +7(843)-423-10-25 |
E-Mail: | SSrom.Ctp@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Староромашкинская СОШ" |
Руководитель: | Сабитов Роберт Шафигулович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 31 ученика / 31 укучы/из них иностранных граждан 0 |
У нас учат: | 11 учителей/ 11 педагогик хезмәткәр |
Новости / Яңалыклар
Юбилеен белэн!!!!!!!!
Опубликовано: 09.07.2019Буген хормэтле коллегабыз Рэшидэ Габдрашитовнанын 50 -яшьлек юбилее!!!!
Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Яз бар, көз бар, җәй бар, кыш бар
Һәркайсы алтын фасыл.
Кеше өчен кадерлесе
Әлбәттә ярты гасыр!
Яз да түгел, көз дә түгел,
Җәй дә түгел кыш түгел
Илле яшкә җитү — һич тә
Кайгырырлык эш түгел!
Илле яшь — зур тау кыясы,
Аңа күпләр үрелә.
Кыядан күк якыная,
Йолдыз якты күренә,
Кырыслыгы ерагайган
Җир мөлаем күренә.
* * *
Илленче яз синең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче
Узсын әйдә, картайтсыннар еллар
Тик картайтма бары күңелеңне.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте синдә
Янып торсын җәйге учактай
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.
Без көйләгән хөрмәт бишегендә
Тибрәлгәндә сайрар асылкош
Син бәхетле, Син бәхетле
Син бәхетле диеп, хатын кыз.
* * *
Узган елларың, үткән юлларың…
Күпме чәчәкләр үскәннәр анда?
Уйларың матур, күз карашыңдай
Чем-кара чәчләр әле һаман да.
Хезмәтең хөрмәт җимеше биргән,
Уңыш ачкычын тапкан кеше сез.
Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,
Гасыр буена саклар төсле сез.
Булсын ул илле, тулсын ул илле…
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкының сүнә белмәсен.
Җырлап каршы ал тагын иллене.
К списку новостей