Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староромашкинская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Иске Роман урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422970, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Старое Ромашкино, ул. Центральная, д. 32А/1 |
Телефон: | +7(843)-423-10-25 |
E-Mail: | SSrom.Ctp@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Староромашкинская СОШ" |
Руководитель: | Сабитов Роберт Шафигулович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 31 ученика / 31 укучы/из них иностранных граждан 0 |
У нас учат: | 11 учителей/ 11 педагогик хезмәткәр |
Новости / Яңалыклар
Поздравляем с юбилеем!!!!!!!!!!!
Опубликовано: 19.01.2018Кадерле коллегабыз Рушания Камиловна! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Сөйкемле карашың кояшка тиң —
Бар тормышны нурга күмәсең.
Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
Бары тик син генә беләсең.
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
Иркәлисең, яратасың, юатасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Булсын ул илле, тулсын ул илле
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкыны сүнә белмәсен
Җырлап каршы ал тагын иллене!
К списку новостей