Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Чистопольского муниципального района Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422980, Республика Татарстан, Чистопольский район, г. Чистополь, ул. Карла Маркса, д. 21 |
Телефон: | 8 (84342) 5 10 41 |
E-Mail: | Upravl.Obrazovaniya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Управление образования/Мәгариф идарәсе |
Руководитель: | Купцова Ольга Вадимовна |
У нас учатся: | 8606 учащихся |
У нас учат: | 1279 педагогических работника |
Новости УО
“Татар егете - 2018”
Опубликовано: 01.03.2018
Әлеге чарада 8 мәктәпнең иң уңган, иң булган, иң сәләтле, иң зирәк татар егетләре көч сынашты. “Милләтем горурлыгы – татар егете» конкурсында егетләр үзләре белән таныштырдылар. «Эх, гармуннар уйный белсәм...» конкурсында сәхнә номеры тәкъдим ителде. «Кул көрәше» турында физик көч сыналды. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» этабында егетләр һөнәри осталыкларын тәкъдим иттеләр. “Татарга тылмач кирәкми” конкурсы интерактив уен формасында узды.
Бәйгедә катнашучыларның чыгышлары түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: эрудиция, иҗади сәләтләре, музыкальлек, сөйләм культурасы, кеше белән аралашу осталыгы, мөлаемлылык, сәхнәдә үз-үзен тотышлары, зирәклек, осталык һ.б.
Чара күтәренке рухта, җылы атмосферада узды. Катнашучылар да, тамашачылар да канәгать калды.
Чара ахырында төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Гран-при иясе - Татар Баганалысы мәктәбе укучысы Нуруллин И., җиңүче – 3нче гимназия укучысы Аглямов Р., “Иң уңган егет”- 5нче мәктәп укучысы Хәйруллин Р., “Иң милли җанлы егет” – Гаделша мәктәбе укучысы Галимов Эмиль, “Тамашачы мәхәббәтен яулаган егет” – 1нче гимназия укучысы Кәбиров И., “Иң зирәк егет”- 2нче гимназия укучысы Муртазин Р., “Иң тыйнак егет” – Татар Сарсазы мәктәбе укучысы Билалов Р., “Иң әдәпле егет” номинациясендә җиңүче исеменә 1нче мәктәп укучысы Мотыгуллин А. лаек булды.
К списку новостей