Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Чистопольского муниципального района Республики Татарстан»/«Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422980, Республика Татарстан, Чистопольский район, г. Чистополь, ул. Карла Маркса, д. 21 |
Телефон: | 8 (84342) 5 10 41 |
E-Mail: | Upravl.Obrazovaniya@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Управление образования/Мәгариф идарәсе |
Руководитель: | Купцова Ольга Вадимовна |
У нас учатся: | 8606 учащихся |
У нас учат: | 1279 педагогических работника |
Новости УО
Опубликовано: 20.02.2018
Чистай шәһәренең 5-нче мәктәбе һәм Иске Роман урта мәктәбе укучылары мәртәбәле кунаклар Данил Хабибрахман улы Салихов, Татарстан язучылар берлеге рәисе, танылган драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты; Газинур Морат, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм Г.Исхакый исемдәге әдәби премияләр лауреаты; Рифә Рахман – шагыйрә, прозаик, публицист, тәнкыйтьче, Г.Исхакый, Ф.Хөсни һәм Ќ.Вәлиди исемендәге премияләр лауреаты белән очрашу, аралашу бәхетенә лаек булдылар.
Очрашу мизгелләре “Сүнә белми торган ялкын!” – дип аталган әдәби-музыкаль күренеш белән ачылып китте. 5-нче мәктәп укучылары Г. Исхакыйның тормыш юлы, иҗатына караган мәгълүматларны җанландырдылар, күренекле әдибебезнең “Җан Баевич” әсәреннән өзек, күңелләргә үтеп керерлек шигырьләр, дәртле биюләр белән чараны баеттылар. Күренекле язучыларыбыз, шагыйрьләребез укучыларга Г. Исхакый турындагы матур фикерләрен җиткереп, үз әсәрләрен тәкүдим иттеләр.
Алга таба очрашу мизгелләре Иске Роман мәктәбендә дәвам итте. Укучылар форсаттан файдаланып мәртәбәле кунакларыбызга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Әлеге чарада катнашучылар күңелләренә бәяләп бетергесез рухи ризык алдылар.
К списку новостей