Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422955, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Кутлушкино, ул. Школьная, д. 18/ 422955, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Яуширмә авылы, Мәктәп ур., 18 |
Телефон: | +7(843)-423-40-12 |
E-Mail: | Skutl.ctp@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кутлушкинская ООШ" |
Руководитель: | Шакирова Раиса |
Год основания учреждения: | 1970 |
У нас учатся: | 27 обучающихся, 12 воспитанников |
У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Профориентационная работа
07.02.2020
Встреча с сотрудником Казанского кооперативного института.
-
Котлыйбыз!
04.02.2020
Поздравляем участника регионального этапа всероссийской республиканской олимпиады школьников по технологии/ технология буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында катнашучыны котлыйбыз
-
Саннар дәресе/ Урок цифры
03.02.2020
С 3 по 16 февраля 2020 года проводится очередной "Урок цифры" по теме "Персональные помощники"/2020 елның 3-16 февралендә "Шәхси ярдәмчеләр" темасы буенча чираттагы "Саннар дәресе" үткәрелә"
-
Яңа ел белән дуслар!
28.12.2019
2019 нчы елның соңгы көннәрендә мәктәптә чыршы бәйрәме булып үтте.
-
Интернет челтәрендә укулар дәвам итә.
17.12.2019
7-9 нчы сыйныф укучылары Финанс грамоталылыгы буенча онлайн дәрес укуларын дзвам итәләр.
-
Поздравление!
16.11.2019
Наши ученики Валеева Гульназ и Залалов Айнур приняли участие в научно- практической конференции "Шәҗәрәләр - нәсел агачы", которая проводилась в Буинском муниципальном районе. Залалов Айнур занял 3 место. Поздравляем!
-
Көзге бал
15.11.2019
Мәктәбебездә шаулап-гөрләп “Көзге бал” бәйрәме үтте. Бу бәйрәмгә башлангыч сыйныф укучылары бик тырышып, күңел биреп шигырьләр ,җырлар әзерләде.Урта сыйныфлар ярышларда катнашты. Көзге уңышлардан әзерләнгән күргәзмәләре искитәрлек бай һәм кызыклы иде. Бәйрәмебез бик кызыклы узды.
В нашей школе прошел праздник “Осенний бал". Учащиеся начальных классов с большим энтузиазмом подготовили к этому празднику стихи и песни. Учащиеся средних классов приняли участие в соревнованиях. Выставки, подготовленные к осенним урожаям, были удивительно богатыми и интересными. Наш праздник прошел очень интересно.
-
Встреча с сотрудниками НПФ
14.11.2019
Встреча с сотрудниками национального негосударственного пенсионного фонда г. Чистополя
-
Һәр бәйрәм-безнең яшәешебездә.
29.10.2019
Татар мәдәнияте - татар халкының төрле буыннарының тормыш тәҗрибәләрене нәтиҗәсендә (яшәгән вакыйгалар, кичерелгән хисләр, тудырылган фикерләр, төрле иҗат, ясалган ачышлар, һ.б.) нәтиҗәсендә барлыкка килгән мәдәният, кешелек мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше. Милли мәдәнияте, теле, сәнгате, традицияләре, гореф- гадәтләре, легендалары, дине яшәгәндә халык та яши.
Еллар күз ачып йомганчы уза, гасырларны гасыр алыштыра. Авыллар һәм шәһәрләр, әйберләр, киемнәр, һөнәрләр, табигать - барысы да үзгәрә, ә халык бәйрәмнәрен йөрәгеннән, күңеленнән чыгарып, халык үзе тудыра.
Татар халык бәйрәмнәренең гасырлык тарихы бар, алар кешеләрнең табигатькә, ата- бабаларыбызның гореф-гадәтләренә, бер-берсенә хөрмәтен, рәхмәтен чагылдырып, сокландыралар. Октябрь аенда Яуширмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар милли мәдәнияте айлыгы узды. Аның кысаларында Мәдәният хезмәткәрләре,авыл китапханәсе методисты-Зарипова Л.М белән берлектә төрле чаралар үткәрелде.
10 нчы октябрь көнне балалар бакчасында «Халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән чара узды.Балалар татар халкының милли бизәкләре белән таныштылар.
– Милли мәдәниятне торгызу һәм пропагандалау мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы эшендә өстенлекле юнәлеш һәм үсеп килүче буын характерларын формалаштыруның тәрбияви процессында нигез булып тора. Традицион мәдәният айлыгы милли үзаңның формалашып, өскә калкып чыгуын күрсәтүче булды.Анда татар мәдәниятенең күпкырлы булуы һәм бөтен матурлыгы күрсәтелде. Шундый чаралар ярдәмендә яшьләрдә,укучыларыбызда үз мәдәниятләрен якыннанрак белү теләге тудырырга омтылдык.
18 нче октябрь көнне Яуширмә авыл мәдәният йортында укучыларда татар халкына хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак аңлы караш тәрбияләү һәм алаларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү;дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү; халкыбызның бай рухи дөньясы белән танышуны дәвам итү максатыннан”Татар йорты “ дигән мастер -класс күрсәтелде.Укучылар татар яшәешенең бер өлеше булган татар йорты,эш кораллары,өй бизәкләре белән таныштыларТатар йорының элекеге күренешләре электрон презентациядә чагылды.
Соңыннан укучылар белән безнең әби-бабайларыбыз, әти- әниләребез уйнаган татар халык уеннарын уйнадылар. Татар халык уеннары онытылырга тиеш түгел. Чыннан да, бу уеннар кызык, төрле бизәкләргә бик бай. Алар чыдамлыкка, җиңеллеккә өйрәтә, акыл, характер, ихтыяр көче тәрбияләүгә зур этәргеч бирә.
Татар халкы күптәннән кул эшләре сәнгате белән шөгыльләнә.Элекке заманнарда һәр өйдә йон эрләгәннәр, тукыганнар, чигү чиккәннәр. Кул эшләре осталарының күргәзмәләре, онытылган милли орнаментларны кире кайтару буенча төрле ысуллар куллану буенча мәктәптә һәм авыл мәдәният йортында мастер-класслар үткәрелде. Бер сүз белән әйткәндә, барлык әйберләр дә үзенчәлекле һәм кабатланмас иде. Чаралар борынгы татар мәдәнияте белән сугарылган иде.
Үткәрелгән чараларда чигелгән яулыклар һәм сөлгеләр кулланганда без татар халкының барлык борынгы традицияләрен искә алдык..
Татар халкының үзенчәлекле авыз иҗатын яшь буынга җиткерү максатыннан 30 нчы октябрьдә“Бәет һәм мөнәҗәтләрдә-халкым язмышы”дигән чара уздырылды.Авылыбызда бүгенге тормышыбыздагы хәлләрне шигъри юлларга салучы каләм ияләре бар.Алар-Низамова Хөрия,Закирова Гөлнәй апалар һәм Закирова Гүзәл Нургаен кызы. Кунакларның татар халкының әлеге төр иҗатын саклап килүчеләр башкаруында тыңлау мөмкинлеге булды. Буыннан-буынга күчеп килүче, халык арасында киң таралган бәетләр һәм мөнәҗәтләр башкарылды. Аларны укучылар күңеленә үтеп керерлек итеп Сибгатуллина Гөлнур, Низамова Хөрия,Закирова Гөлнәй апалар һәм Закирова Гүзәл Нургаен һәм Фәсхетдинова Лилия Марсель кызы җиткерделәр. Бәет һәм мөнәҗәтләр китабына авыл китапханәчесе –Зарипова Ләлә бәя бирде . Гаяз Исхакый музее директоры –Закирова Рәсимә бәетләр җыентыклары турында сөйләделәр. Бәет һәм мөнәҗәтләр бүгенге көндә дә актуаль, чөнки аларда туган якка, дуслыкка мәдхия җырлана, ислам диненә, әти-әниләргә хөрмәт булырга тиешлеге турында үгет-нәсыйхәт бирелә.
25 нче октябрь көнне«Татар халык ашлары» дип исемләнгән мастер –класс уздырылды. Өстәлләрне ит, эремчек белән пироглар, бәлешләр, пәрәмәчләр, чәк-чәк, коштеле, өчпочмаклар – татар халкының гоурлыгы булган милли ризыклар бизәде.Токмачлы ашка ләкшә кисү алымнары остазлар һәм укучылар тарафыннан күрсәтелде.
Кичә кунаклары,укучылар татар халкының милли ризыклары турында күңелле тарихны, милли кухняның төрлелеге, аны әзерләү традицияләре турында белделәр, һәм, билгеле инде, рәхәтләнеп сыйландылар.
Моның белән алар безнең халкыбызга хас булган кунакчыллык сыйфатларын күрсәттеләр. Татлы тәмле ризыкларны әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен Гайнуллиналар,Хамидуллиннар,Гарифуллиннар, Яруллиннар гаиләсенә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. үзенчәлекле авыз иҗатын яшь буынга җиткерү максатыннан 30 нчы октябрьдә“Бәет һәм мөнәҗәтләрдә-халкым язмышы”дигән чара уздырылды.Авылыбызда бүгенге тормышыбыздагы хәлләрне шигъри юлларга салучы каләм ияләре бар.Алар-Низамова Хөрия,Закирова Гөлнәй апалар һәм Закирова Гүзәл Нургаен кызы. Кунакларның татар халкының әлеге төр иҗатын саклап килүчеләр башкаруында тыңлау мөмкинлеге булды. Буыннан-буынга күчеп килүче, халык арасында киң таралган бәетләр һәм мөнәҗәтләр башкарылды. Аларны укучылар күңеленә үтеп керерлек итеп Сибгатуллина Гөлнур, Низамова Хөрия,Закирова Гөлнәй апалар һәм Закирова Гүзәл Нургаен һәм Фәсхетдинова Лилия Марсель кызы җиткерделәр. Бәет һәм мөнәҗәтләр китабына авыл китапханәчесе –Зарипова Ләлә бәя бирде . Гаяз Исхакый музее директоры –Закирова Рәсимә бәетләр җыентыклары турында сөйләделәр.9нчы сыйныф укучылары-Җәлалов Айнур,Вәлиева Гөлназ әдәби кичәне алып бардылар. 3нче,5нче,7нче,8нче сыйныф укучылары да әлеге чарада актив катнаштылар. Укучылар тарафыннан “Сак-Сок”бәете сәхнәләштерелеп күрсәтелде.Бәет һәм мөнәҗәтләр бүгенге көндә дә актуаль, чөнки аларда туган якка, дуслыкка мәдхия җырлана, ислам диненә, әти-әниләргә хөрмәт булырга тиешлеге турында үгет-нәсыйхәт бирелә.Гомумән алганда,авыл мәдәният хезмәткәрләре дә, авыл китапханәчесе-Зарипова Л,М ,туган тел укытучылары-Фәсхетдинова Л.М,Сәхапова Э,З татар милли мәдәниятен саклауга һәм үсешенә зур өлеш кертәләр, халык традицияләрен пропагандалыйлар, халык йолаларын һәм бәйрәмнәрне торгызу юлларын камилләштерәләр. Шулай ук айлык кысаларында үткәрелгән төрле чаралар янә бер кат татар халкының традицияләре, мәдәнияте, әдәбияты укучыларда ,халкыбызда зур кызыксыну уятуын исбатлады. Бу безнең яшәешебездә, һәр бәйрәмебездә ачык чагыла һәм башка милләт халыклары тарафыннан да иң яхшылары үзләштерелә.
- Өлкәннәр көне. 04.10.2019