Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнекаменская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Верхняя Каменка, ул. Дружба, д. 8 |
| Телефон: | +7(843)-962-34-17 |
| E-Mail: | ver-kamenka.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнекаменская ООШ" |
| Руководитель: | Мингатина Гольшат Габдрахмановна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 13 |
Новости Верхнекаменской школы
Адымнар нык, юллар имин булсын!
Опубликовано: 06.03.2013Юлда имин йөрүебез , имгәнүне булдырмау, сәламәтлекне саклау үз кулыбызда. Кагыйдәне белмәгән, үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Ажгырып килгән машина алдыннан юл аркылы чыгу, велосипедларда зур юлдан йөрү,светофор сигналларын санга сукмау күпчелек очракта күңелсез тәмамлана. Шуңа күрә без укучылар белән юл йөрү кагыйдәләрен даими өйрәнәбез.
6 нчы мартта мәктәбебездә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган башлангыч сыйныф укучылары белән ЮХИДИ вәкилләре катнашында кичә үткәрелде. Әлеге чараны озайтылган көн группасы Фәйзетдинова Фәния Рахматулла кызы әзерләде. Кичәнең беренче өлешендә әлеге теманы чагылдырган әкиятләрдән өзекләр күрсәтелде. Икенче өлеше ярыш формасында иде. Укучылар өч командага бүленеп (“Кызыллар”,”Сарылар”,” Яшелләр”) бәйгедә бирелгән биремнәрне эшләделәр:”Транспортның килеп чыгу тарихы”,”Ребус”,белемнәрне тикшерү өчен тест,”Зебра” уены.Укучылар ЮЙКнә багышланган стена газеталары да чыгарганнар иде.Жюри укучыларның эшләренә нәтиҗә ясый барды (Составында:Кәбиров Марат Мирсәяф улы (ЮХИДИ инспекторы),Муксинова Энҗе (Мәктәп Думасы Спикеры),Фатыхова Рәзинә Ирек кызы(башлангыч сыйн.укытучысы)). Ярышлар хәрәкәтле уеннар,музыкаль номерлар белән аралаштырып барылды. 5нче сыйныф кызлары үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.Укучылар үзләрнең белемнәренең нык булуын күрсәтә белделәр.Нәтиҗәдә,дуслык җиңде.Командаларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Кичә ахырында Марат Мирсәяф улы алып килгән ЮЙКнә багышланган видеоролик та карадык.
Источник: Ф.Р. Файзетдинова
К списку новостей














