Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
| Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
| E-Mail: | tujmetkino.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 13 ученика |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Икенчел чимал җыю буенча атналык йомгак. 13.10.2018

“Чиста авыл синнән башлана!” акциясе дәвам итә. Укучылар, сыйныф җитәкчеләре, укытучылар, әти-әниләр көче белән бу атнада да 102,6 кг макулатура һәм 11,5 кг пластик җыйдык. Акциядә катнашучы, авылның һәм әйләнә-тирәнең чисталыгына битараф булмаган һәрбер кешегә рәхмәт белдерәбез.
-
Мониторинг по русскому языку. 12.10.2018

11 октября обучающиеся 9 класса прошли мониторинг по русскому языку, выполнили 16 заданий и ответили на вопросы анкеты.
-
Интернет – дусмы, дошманмы? 12.10.2018

Интернет челтәрендә куркынычсызлык айлыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән "Интернет дусмы, дошманмы?" дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте.
-
Көзге бизәкләр. 11.10.2018

Бүген башлангыч класс укучылары табигатькә экскурсиягә чыктылар. Иң матур төсләрне үзенә җыйган көзге табигать балаларны саф һавасы белән каршы алды.
-
Җәмгыять белеменнән олимпиада. 09.10.2018

Бүген Бөтероссия фән олимпиадасының мәктәп турында чираттагы белемнәрне сынау үтте. Ул җәмгыять белеме фәне буенча булды.
-
Алмагачлар утырттык. 07.10.2018

Республикада 6 октябрьдә бердәм агач утырту планлаштырыла. Әлеге эшнең максаты – Татарстанда волонтер елы кысаларында, халыкта экологиягә карата уңай вәзгыять булдыру, урман ресурсларын саклау, арттыру һәм яңарту, урманнарга сакчыл караш тәрбияләү.
-
Район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар. 06.10.2018

Район мәдәният йортында хөрмәтле укытучы-ветераннарны, кадерле укытучыларны һөнәри бәйрәмебез – Укытучылар көне белән тәбрик иттеләр. Әлеге бәйрәм чарасында укытучы эшенең бервакытта да җиңел булмаганлыгы, әмма аның һәрчак иң абруйлы һөнәрләр рәтендә торуы ассызыклап үтелде.
-
Технологиядән олимпиада. 06.10.2018

5 – 6 нчы октябрьләрдә 5 – 8 нче сыйныф укучылары өчен технология фән олимпиадасының мәктәп туры булып үтте.
-
Юбиляр ветеран укытучыбыз бүләккә лаек булды. 06.10.2018

Ветеран укытучының уңышы онытылмый. Лаеклы ялда булган укытучыларыбызны район мәгариф бүлеге бәйрәм һәм юбилейлары белән зурлап котлады.
-
ХЕЗМӘТТӘШЕБЕЗНЕ ЧИРАТТАГЫ УҢЫШЫ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!!! 06.10.2018

Хөрмәтле һөнәрдәш хезмәттәшебез Шиһапова Рәмилә Вәлиәхмәт кызы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан Мәгарифтәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнде.















