Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Туйметкинский детский сад "Йолдыз"Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д. 4 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Razida.Haliullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Туйметкинский детский сад «Йолдыз» Черемшанского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Халиуллина Разида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 2 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Туйметкинский детский сад "Йолдыз"Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Яктырткычны так" акциясе 21.10.2025

Безнең балалар бакчасында 21 октябрдән 25 октябрь аралыгында "Яктырткычны так" акциясе кысаларында түбәндәге эшләр башкарылды:
1.Әти әниләр белән очрашу вакытында "Яктырткычны тагырга онытма " дигән әңгәмә үткәрелде.
2.Балалар өйдә әти әниләр белән берлектә "Минем өйдән бакчага кадәр иң куркынычсыз юлым" план схема ясап килделәр,бакчада бу схема буенча әңгәмә үткәрдек.
3.Балалар белән "Минем уйлап тапкын яктырткычым" дигән темага рәсем ясадык,төрле уеннар уйнадык.Рәсем- плакатлар буенча сөйләшүләр аша юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләрен тагы бер кат искә төшереп ныгыттык. -
Пешекчеләр көне 20.10.2025

Бүген пешекчеләр бәйрәме!!!Бакчабызда озак еллар үзенең тәмле ризыклары белән балаларны сыйлаучы пешекчебез Диләрә Әкрәм кызы Гиматдиновны бәйрәм белән ихлас котлыйбыз,аңа авыр ләкин мактулы эшендә уңышлар,исәнлек саулык теләп калабыз.
-
Әтиләр көне 19.10.2025

Бүген әтиләр көне бит!!!
Әтиемнең йолдызы мин
Ул мина шулай дәшә
Тәмле конфет,чикләвек
Уенчык алып кайта
Кулымнан тотып әтием
Бакчага үзе итә,
Үзенең эше беткәч
Алырга килеп җитә.
Кичен әкият укыйбыз
Әтием белән бергә
Бик яратам әтиемне
Алдыннан төшмим бердә. -
"Алтын көзнең бүләкләре" дигән күргәзмә 17.10.2025

"Алтын көзнең бүләкләре" дигән күргәзмәнең ,әти әниләр балалар белән берлектә ясап килгән эшләре.
-
"Көз бәйрәме" 17.10.2025

Бүген безнең балалар бакчасында көтеп алынган "Көз бәйрәме" булып узды.Бәйрәм җыр ,шигыр һәм уеннар белән бергә үрелеп барды.Көз бүләк иткән тәмле күчтәнәчләрдә балалар күңеленә хуш килде.
-
"Экология һәркемнең дә эше ул" дигән Халыкара балалар һәм яшьүсмерләр премиясе 16.10.2025

Экология һәркемнең дә эше ул" дигән Халыкара балалар һәм яшьүсмерләр премия дә катнаштык."Җимлегемнең беренче кунаклары", дигән тема астында рәсем дәресе үткәрдек. Күчмә һәм кышлаучы кошлар турында белемнәрен ныгытып ,кошларга ярдәм итү теләген уяттык.
-
Всероссийский конкурс "ВместеЯрче" 10.10.2025

Всероссийский конкурс "ВместеЯрче"
-
Өлкәннәр көне 01.10.2025

1 октябрь Өлкәннәр көне булып билгеләп үтелә.Шул уңайдан балалар бакчасында озак еллар тырышып хезмәт куйган ,ә хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләребезне кунакка чакырдык.Тәмле чәй табыны артында кызыклы хәтирәләрне искә төшердек ,балаларның матур котлауларын сөенеп карадык.
-
Табигать дуслары эколяталар 30.09.2025

Эколяталар безнең балалар бакчасында тагы кунакта булдылар.Бу юлы без табигать дуслары Эколяталар белән каты көнкүреш калдыкларын аерып җыюның әһәмияте турында сөйләштек.Балалар белән " Аерып сал" дигән дидактик уен уйнадык һәм бу темага багышланган рәсем бәйгесе үткәрдек.Хайруллина Иллариянең рәсемен район күләмендә үткән " Эколята за раздельный сбор отходов и повторное использование материалов" дип аталган бәйгегә җибәрдек.
-
Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә оешма хезмәткәрләре көне 27.09.2025

27 сентябрь ил күләм тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә оешма хезмәткәрләре көне уңаеннан Туймәт авылы төп белем бирү мәктәбенең "Беренчеләр хәрәкәте"оешмасы безнең коллективны бәйрәм белән котларга килде.Көтелмәгән бу котлау чарасы бөтенебезнең дә күңеленә хуш килде,безнең тарафка яңгыраган матур ,җылы теләкләр,чәчәк бәйләмнәре ямь өстенә ямь булды.Бик зур рәхмәт сезгә "Беренчеләр хәрәкәте"







