• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Буинский
  • Школы
  • МБОУ «Старостуденецкая средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старостуденецкая средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422407,Республика Татарстан,Буинский район, село Новый Студенец, ул. Школьная, д. 4
Телефон: +7(843)-744-82-96
E-Mail: Schooll674@mail.ru, Sss.Bui@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старостуденецкая СОШ"
Руководитель: Халимова Флера Халильевна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 109
У нас учат: 16

Новости МБОУ "Старостуденецкая СОШ"

Класс сәгате: Юл йөрү кагыйдәсен беләсеңме?

Опубликовано: 21.01.2016

Класс сәгате:  Юл йөрү кагыйдәсен беләсеңме?     

Максат.

1.Юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат бирү; юлларда игътибарлы булу,юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.

2.Күзәтүчәнлек, игътибарлылык, мөстәкыйльлелек hәм җаваплык, бердәмлек һәм дуслык хисләре  тәрбияләү.

Җиhазлау:  Презентация : “Автомобиль. Дорога. Пешеход.”

    Көн саен, телибезме без моны юкмы, без барыбыз да бик мөһим рольне башкарабыз – җәяү йөрүче ролен. Аның белән безнең сәламәтлегебез, хәтта тормышыбыз да бәйле. Юл-транспорт хәлакәтләренең 25 %-ты җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен  каты бозу белән бәйле.     Аварияләрдә гаепле булган җәяүлеләр генә түгел, юл хәрәкәтендә башка катнашучылар да азаплана.     Юл-транспорт хәлакәтендә яраланган һәм һәлак булган җәяүлеләр бөтен җәфаланучыларының яртысын тәшкил итә.     Шуңа күрә законны ихтирам итүче, тәртипле булган җәяү йөрүчеләрне укыту һәм тәрбияләү мөһим.

Кагыйдәләр җәяүлеләр йөрергә тиешле урыннарны билгелиләр:

- тротуар;

- юл кырые;

- җәяүлеләр өчен сукмак;

- велосипедта йөрү өчен юллар.

    Шәһәрдән яки авылдан чыккач, җәяү йөрүчеләр транспортка каршы барырга тиеш, ә шәһәр, яки авыл эчендә - каршы һәм транспорт йөреше буенча. 

    Велосипедны, мопедны, мотоциклны, чаналарны, кул арбаларын алып баручы, инвалид коляскаларда баручы кешеләр транспорт  йөреше буенча барырга тиеш.

Рөхсәт ителгән урыннарда җәяү йөрүчеләр өчен кагыйдәләр.

- уң яктан йөрергә;

- ремонт җирләрен һәм басып торучы кеше төркемнәрен йортлар ягыннан яки юл кырыеның тышкы ягыннан урап чыгарга;

- ишегалларыннан чыгу урыннарына, транспортның стоянка урыннарына игътибар итәргә;

- җәяү йөрүчеләр урыннарында катгый тыела: велосипедта, роликларда йөрергә, бордюрларда һәм юл киртәләрендә йөрергә, басып һәм утырып торырга.

- караңгыда һәм начар һава торышы булганда җәяү йөрүчеләр киемнәренә уткайтаручы элементлар беркетелергә тиеш

Мондый иминлек чаралары юеш юлда, караңгы төшкән вакытта җәяүлеләрне күрү өчен кирәк.

    Җәяүлеләргә рөхсәт ителми:

- җәяүлеләр өчен кичү урыннары, юл киртәләре булмаган җирдән йөрергә ярамый;

- шәхси һәм юлда башка катнашучыларның иминлегенә ышанмыйча, юлга чыкмаска;

- маяк уты янган транспорт җәяүле кичү юлына җиткәндә аны уздырып җибәрергә кирәк. Бу транспорт һәм ул озатып барган колонна үтмичә, юлны чыгарга ярамый.

     Кышын көннәр кыскара. Шуның өчен юлда күрү начарая. Еш кына күрү алдаулары була: басып торучы әйберне хәрәкәт ясаучы дип күрергә була һәм киресенчә; якын әйберне еракта итеп күрергә була һәм киресенчә.     Караңгыда аеруча игътибарлы булыгыз. Тәүлекнең караңгы вакыты гына юлда тоткарлык түгел. Якты кояш һәм ап-ак кар да җәяүлене күрергә комачаулый. Алар якты тап эффектын булдырып, машина йөртүчене дә, җәяүлене дә "күзсез итәләр”. Шулай итеп, юл хәрәкәтендә барлык катнашучылар да игътибарлы булырга тиеш.

 “Игътибар – балалар” профилактик чарасында ЮХИДИ хезмәткәрләре тизлек режимын бозган, тиешле урында җәяүлене үткәрмәгән, балаларны махсус урындыкларсыз йөрткән шоферларны ачыклаячаклар, шулай ук юл кагыйдәсен бозучы җәяүлеләр, 14 яше тулмаган килеш машина юлында велосипедта йөргән балалар, мотошлемсыз һәм 16 яше тулмаган мопед, скутер белән идарә итүче яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре җәзасыз калдырылмый.

   Укучылар, сезнең белән мондый күңелсезлек очраклары беркайчан да булмасын иде, балалар гомере өзелмәсен, әти-әниләрегезнең күз яшьләре түгелмәсен иде.



К списку новостей