Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старостуденецкая средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422407,Республика Татарстан,Буинский район, село Новый Студенец, ул. Школьная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-744-82-96 |
| E-Mail: | Schooll674@mail.ru, Sss.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старостуденецкая СОШ" |
| Руководитель: | Халимова Флера Халильевна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 109 |
| У нас учат: | 16 |
Новости МБОУ "Старостуденецкая СОШ"
Ачык дәрес. Математика 1 нче сыйныф.
Опубликовано: 12.02.2015Ачык дәрес. Математика 1 нче сыйныф.
09.02.2015
Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Җәббарова Илсөяр Әнвәр кызы 1 нче сыйныфта мтематикадан ачык дәрес үткәрде. Дәрестә “ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН” структурасы кулланылды.
Дәрес тибы: яңа тема аңлату.
Тема: Кушуның урын алыштыру законы.
Дәреснең максатлары:
1.Белем бирү максаты – Укучыларны кушылучыларның урынын алыштыру законы белән таныштыру; Телдән һәм язма исәпләү вакытында бу законны куллана белергә өйрәтү; 1 дән 10 га кадәр саннар нумерациясен ныгыту; үзбәя куярга һәм парларда эшләүне камилләштерү.
2.Фикер сәләтен үстерү максаты – Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3.Тәрбияви максат – укучыларда дәрескә кызыксынучанлык, төгәллек тәрбияләү.
Кулланылган технологияләр: проблемалы – диалогик технология, үстерешле укыту.
Укучыларның танып – белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь һәм группалы, индивидуаль.
Көтелгән нәтиҗәләр:
предмет буенча: сыйфат дәрәҗәләрен дөрес билгеләү.
шәхси: яңа материалны өйрәнүгә, танып – белүгә кызыксыну күрсәтү;
· уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау (дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы булу, хезмәт сөючән, үз көчеңә ышану).
Универсаль уку күнекмәләре:
· регулятив: дәрестәге эшнең максатын укытучы ярдәмендә ачыклау;
· укытучы тәкъдим иткән алгоритм буенча эшләргә өйрәнү; ясалган хаталарны исәпкә алу һәм эшне бәяләгәннән соң төзәтүләр кертү.
танып – белү:
· укучыларның һәм укытучының уртак эше буенча нәтиҗәләр ясау;
· укытучы җитәкчелегендә эш алгоритмы төзү;
· дәреслектән, тормыш тәҗрибәсеннән, дәрестә алган информация-
дән файдаланып сорауларга җавап бирү.
коммуникатив:
· үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтү;
· башкаларны ишетү һәм тыңлау.
К списку новостей









