Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старостуденецкая средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422407,Республика Татарстан,Буинский район, село Новый Студенец, ул. Школьная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-744-82-96 |
| E-Mail: | Schooll674@mail.ru, Sss.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старостуденецкая СОШ" |
| Руководитель: | Халимова Флера Халильевна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 109 |
| У нас учат: | 16 |
Новости МБОУ "Старостуденецкая СОШ"
Билгесез солдат көне!
Опубликовано: 03.12.2014Быелдан 3 декабрь Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтеләчәк. Бу хакта закон проекты РФ Дәүләт Думасында октябрьдә кабул ителде. Шул уңайдан мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Заһидуллина Гөлнар Мәхмүтгәрәй кызы 8 сыйныф укучылары белән берлектә “Хәтер вахтасы. 1 номерлы пост” дигән батырлык дәресе үткәрделәр. Алар Билгесез солдат һәйкәленең Европада Беренче бөтендөнья сугышыннан соң килеп чыгуын сөйләделәр. СССР тарихында Билгесез солдат мемориалы булдырылу тарихы белән таныштырдылар. Батырлык дәресе эчтәлекле презентация, видеоматериал, шигырьләр белән тулыландырылды.
Билгесез солдат мемориалының кыскача тарихы:
1966 нчы елның 3 декабрендә, Мәскәү өчен сугышта гитлерчыларны җиңгәнгә 25 елны билгеләп үткән көнне, Александр бакчасында Кремль стенасы буенда 1941 нче елның декабрендә башкалабыз Мәскәүне азат иткәндә ятып калган Билгесез солдат җәсәденең калдыклары күмелә. Күмү ритуалы тантаналы төстә була. Корал лафетында билгесез солдат калдыклары Мәскәүгә китерелә.Ул иртәдә озатып баручы машинаның Манеж мәйданына хәрәкәте вакытында Горький урамы бер төркем халык белән тулы була.Билгесез солдат җәсәде калдыклары салынган табутны Александр бакчасына кадәр партиянең кайбер күренекле әһелләре һәм Маршал Рокоссовский күтәреп бара.1967 нче елның 8 маенда мемориал ачылу тантанасы була, 1997 нче елның 12 декабреннән монда 1 нче номерлы пост булдырыла.Тәүлек дәвамында Кремль полкында хезмәт итүче солдатлар исемсез сакчы кабере янында хәтер вахтасында басып торалар.
Плитәнең алдында бишпочмаклы йолдыз урнаштырылган, йолдыз уртасында Мәңгелек ут яна һәм бронзадан «Имя твоё неизвестно, подвиг твой бессмертен»
дигән сүзләр язылган. Мемориалның үзәгендә табут өсте мәйданы, ул кызыл гранит плитәләреннән тора. Табут өстенең уртанчы ташы байрак өстендә ятучы лавр яфрагы, солдат каскасы скульптур композициясе белән бизәлгән.
Кабернең уң ягында гранит аллеясы, анда герой-шәһәрләрдән алып кайтылган туфрак-җир салынган капсулалы блоклар куелган, һәрбер шәһәрнең исеме чокып язылган: Ленинград ( Пискарёв кабереннән алынган туфрак), Киев (шәһәр оборонасында катнашучылар обелискыннан), Волгоград (Мамай курганыннан), Одесса (оборона чикләреннән), Севастополь ( Малахов курганыннан), Минск, Керчь, Новороссийск, Тула (оборона чикләреннән), герой -крепость Брест ( ныгытма стеналары буеннан).
Бүгенге көндә «Билгесез солдат кабере» мемориалына бик күп кеше агыла. Чәчәкләр куялар, 1 нче номерлы посттагы каравылны карарга киләләр
К списку новостей









