Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старостуденецкая средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422407,Республика Татарстан,Буинский район, село Новый Студенец, ул. Школьная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-744-82-96 |
| E-Mail: | Schooll674@mail.ru, Sss.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старостуденецкая СОШ" |
| Руководитель: | Халимова Флера Халильевна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 109 |
| У нас учат: | 16 |
Новости МБОУ "Старостуденецкая СОШ"
Билгесез солдат көне!
Опубликовано: 02.12.20173 декабрьдә Россиядә Билгесез солдат көне үткәрелә. Бу көн очраклы рәвештә генә сайланмаган: Мәскәү астында немец фашистларын тар-мар итүнең 25 еллыгы көнендә- 1966 елның 3 декабрендә Ленинград юлының 41нче чакрымындагы туганнар каберлегендәге билгесез солдатның җәсәден тантаналы төстә Александр бакчасына күчереп җирләгәннәр. 2014 елның 3 декабреннән бу көн ел саен билгеләп үтелә.
Кем белә, бәлки, нәкъ менә шушы солдат безнең туганыбыз, якташыбыздыр. Бөек Ватан сугышына китеп, хәбәрсез югалганнар әллә никадәр бит.Хәтер Китабына исемнәре кертелеп тә, яу кырында башын салган иренең, әтисе-абыйсының кайда һәлак булуы, кая җирләнүе турында бүгенге көнгә кадәр бер мәгълүмат белмәүчеләр бик күп. Билгесез солдатның каберенә дә: “Синең кем булуың билгесез. Әмма батырлыгың үлемсез” дип язылган.
Мәктәп күләмендә да билгеләп уздык бу көнне. Мәктәпнең тормыш иминлеге дәресләрен алып баручы Савельев А. Е. Үз чыгшында:
- Илебезгә сугыш китергән афәтләрне безнең буын өлкәннәр сөйләве, кинолар аша гына белә. Хәтер- мәңгелек, без сугышчылар буынын беркайчан да онытырга тиеш түгелбез. Һәйкәлләргә исемнәре язылган каһарман якташларыбыз арасында да хәбәрсез югалганнары бар. Билгесез солдатларны шулай искә алу күптән кирәк иде,- диде.
9 сыйныф укучыларының (сыйныф җитәкчесе Гыймадиева Л.М.) Билгесез солдатларга язган хатларын укуы барлык тамашачыларны дулкынландырды. Бер минутлык тынлык игълан ителде.
Сугыш уты кабынмасын, билгесезләр булмасын, илебез тыныч яшәсен!
К списку новостей









