Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старостуденецкая средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422407,Республика Татарстан,Буинский район, село Новый Студенец, ул. Школьная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-744-82-96 |
| E-Mail: | Schooll674@mail.ru, Sss.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старостуденецкая СОШ" |
| Руководитель: | Халимова Флера Халильевна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 109 |
| У нас учат: | 16 |
Новости МБОУ "Старостуденецкая СОШ"
Бүген – Россиянең Сугышчан дан көннәренең берсе - Ленинград шәһәрен камалыштан тулысынча азат итү көне (1944 ел).
Опубликовано: 27.01.2017Шул уңайдан тарих укытучысы Заһидуллина Г.М. 10 сыйныф кызлары белән берлектә “Батырлык дәресе” уздырды. Дәрестә сугыш, Ленинград блокадасы турында шигырьләр укылды, документаль фильмнан (Великая война. Блокада Ленинграда циклыннан)өзекләр күрсәтелде, нәни кызчык Таня Савичеваның көндәлеге турында презентация тәкъдим ителде.
Мәгълүмат.
Халкыбыз тарихының батырлык һәм фаҗигале сәхифәләренең берсе Ленинград блокадасы – төньяк башкалада яшәүчеләрнең 872 (900 ) көнгә сузылган ачлыгы, суыклары, үлеме, бомбага тотулар, күңел төшенкелеге һәм каһарманлыгы.
Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итә.
Шәһәрдә 2,5 миллион кеше калган була. Дошман авиациясенең туктаусыз бомбага тотуы бар нәрсәне юк итә. Камалышта калган шәһәрлеләргә ничек тә булса ярдәм итү максатыннан Ладога аша “Тормыш юлы” оештырыла, шуннан халыкның бер өлешен эвакуациялиләр һәм азык-төлек китерәләр.
Ачлык ленинградлылар өчен төп проблемага әйләнә. 1941 елның 20 ноябреннән 25 декабрьгә кадәр ул иң киеренке ноктасына җитә, шул чакта алгы сызыктагы сугышчылар өчен икмәк бирү көнгә 500 граммга кадәр киметелә, кайнар цехларда эшләүчеләргә – 375, производствоның калган эшчеләренә һәм инженерларга – 250, хезмәткәрләргә, иждивенецларга һәм балаларга 125 граммга кадәр. Ә бит икмәкнең 50 проценты ашарга яраксыз катнашма була. Шул чорда башка төрле ризыклар бирү туктатыла. Каһәр суккан ачлык меңәрләгән кешенең гомерен өзә. Әмма Рейхның халык арасында ыгы-зыгы китереп чыгару өмете акланмый. Шәһәр яшәвен һәм эшләвен дәвам итә.
Нюрнберг процессында әйтелгәнчә, камалышта ачлыктан һәм ялангачлыктан 630 меңнән артык ленинградлы һәлак була.
Илбасарларга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы һәм бәяләп бетергесез каһарманлыгы өчен Ленинград 1945 елның 20 гыйнварында Ленин ордены белән бүләкләнә, ә 1965 елның 8 маенда “Герой-шәһәр” дигән мактаулы исем ала.
Вакыт шул сугыш елларыннан безне торган саен ерагайтса да, әмма Хәтер оныта белми. “Кешеләр героик һәм фаҗигале блокада көннәрен бервакытта да онытырга тиеш түгелләр, – дип сөйли Ленинград фронтында сугышкан ветераннар.
– Ә бүгенге һәм киләсе буынның без күргәннәрне кичермәүләрен телибез. Тынычлыкны саклагыз!”-диләр алар.
К списку новостей









